11 СЫЙНЫФЛАРНЫҢ ЙОМГАКЛАУ ИНШАСЫ КҮЧЕРЕЛӘ
11 сыйныф укучылары декабрьдә йомгаклау иншасы язарга тиеш иде. Ул күчерелә. Кайчанга? Ни өчен?
Чыгарылыш сыйныф укучылары БДИга керү өчен йомгаклау иншасы яза. Ул декабрьдә узарга тиеш иде. Әмма аны 2021 елның апреленә күчерделәр.
Ни өчен?
Әлеге карар эпидемиологик вәзгыятьнең начар булуы сәбәпле кабул ителгән. Рособрнадзор бу турыда:
– Йомгаклау иншасын язу 2021 елның 5 апреленнән дә иртәрәк булмаячак, - ди.
Билгеле булганча, бердәм дәүләт имтиханына керү өчен башта шул иншаны язарга кирәк. Мөмкинлекләре чикле булган кешеләр инша урынына изложение да яза ала.
Моннан тыш, 9 сыйныфлар өчен уздырыла торган рус теленнән әңгәмәнең дә форматы үзгәргән. Расписание буенча әлеге әңгәмә киләсе елның 10 февралендә узарга тиеш (өстәмә көннәр – 10 март, 17 май).
Эпидемиологик хәл шундый ук булып калса, әлеге әңгәмә дистанцион форматта уздырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев