11 нче сыйныфта - яңа дәрес
Мәктәп укучыларына 11нче сыйныфта яңа дәрес кертмәкчеләр. «Заманча Россия» дип аталган бу предмет турында Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе рәисе Александр Чубарьян хәбәр итә.
Яңа предметның проекты инде әзер икән. Ул XX гасыр ахыры тарихы, жәмгыять белеме тарихы һәм географияне үз эченә алачак.
Мәктәпләрдә җәелдерелә торган тарих буенча яңа китаплар 10нчы сыйныфта 2014 ел белән тәмамлана. 11нче сыйныфта “Дөньяда Россия” дигән дисциплина булырга тиеш. Ләкин бу предметта нәрсә укытылырга тиешлеге турында төгәл мәгълүмат юк.
«Заманча Россия» дип аталган яңа предмет яңа стандартларга юнәлтелгән. Аларда тарихны укыту кече сыйныфлардан алып 10нчы сыйныфка кадәр бара. Ләкин тарих фәне буенча төп материал 9нчы сыйныфка кадәр укытылган, аннары, 10-11нче сыйныфларда кабатлау барган мәктәпләр дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 января 2026 - 10:28
ТАТАРСТАНДА 2026 ЕЛГА САБАНТУЙ ДАТАЛАРЫ БИЛГЕЛЕ
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
22 января 2026 - 14:49
ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУГА 53 МИЛЛИАРД СУМ ЮНӘЛТЕЛӘЧӘК
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
Нет комментариев