Белми калма
1 СЕНТЯБРЬ - ЯКШӘМБЕ. БӘЙРӘМ БУЛАЧАКМЫ?
Быел 1 сентябрь - Белем бәйрәме якшәмбегә туры килә. Шуңа күрә күпләр әлеге чара кайчан узар икән, дип баш вата...
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы исә белем бирү учреждениеләренә Белем бәйрәмен якшәмбе көнне үткәрергә киңәш итә.
– Бу - бары киңәш кенә. Карарны исә мәгариф учреждениесе үзе кабул итә. Шулай да, без 1 сентябрь - бөтен республикада Белем көне булырга тиеш дип уйлыйбыз. Бу турыда хезмәттәшләребезгә дә җиткердек. Якшәмбе көнне исә ул чын мәгънәсендә гаилә бәйрәменә әвереләчәк, чөнки гаилә әгъзаларының барысы да килә алачак, - дип белдерде Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.
Министр сүзләренчә, 1 сентябрь көнне эшләгән өчен укытучыларга өстәмә ял көне биреләчәк. Бу мәсьәләне уку йорты шулай ук үзе хәл итәчәк.
– 1 сентябрь - беренче һәм өлкән сыйныфларга күчүче бишенче сыйныф укучылары өчен истәлекле көн. Аларны бу бәйрәмнән мәхрүм итәсе килми. Якшәмбе көнне әти-әниләре белән бергә килә алачаклар. Бу исә аларга өстәмә стимул булып торачак, - дип ассызыклады Рафис Борһанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев