Белми калма
Салават балаларны яклау көнендә Казандагы ишегалларның берсендә концерт куячак
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан Казанда бик күп чаралар көтелә.
Бәйрәм кысаларында ТРның халык артисты Салават Фәтхетдинов да чыгыш ясарга теләк белдергән. Концерт Ф.Әмирхан урамының 81, 83, 85 йортлары ишегалдында уза.
Кремль яр буенда да төрледән-төрле кызыклы чаралар оештырыла. Мисал өчен, рәсем дәресләрендә катнашырга мөмкин булачак. Моңа өстәп балалар үзләрен йөгерек укуда сынап карый алачак, төрле уен мәданчылары эшләяәчәк, балалар коллективлары чыгыш ясаячак, балалар өчен дискотека оештырылачак. Шулай ук бушлай туңдырма шоколадлар белән сыйларга да вәгъдә ителә.
Башкаланың күп кенә паркларында да (“Горький”, “Калейдоскоп”, “Крылья Советов парклары” һ.б) төрледән-төрле кызыклы уен, бәйге, остаханәләр көтелә. Мәсәлән, “Калейдоскоп” паркында 10.00-13.00 аралыгында бәйрәм концерты карарага, квест үтәргә, мастер-классаларда катнашырга мөмкин. “Урицкий” паркына килүчеләр 14.00-19.00 аралыгында брейк-данс баттл карап хозурлана ала.
Казан буенча чаралар иртәнге 10.00 да башланып, кичке сәгать 20.00 гә кадәр дәвам итәчәк.

Зилә САБИТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
Нет комментариев