Логотип Идель
«Барысы да истә»

«1418 КӨНЛЕК ЭПОХА»

«Внимание! Говорит Москва! Говорит Москва! Заявление Советского правительства: «Граждане Советского Союза! Сегодня, 22 июня в 4 часа утра, без предъявления каких-либо претензий к Советскому Союзу, без объявления войны, Германские войска напали на нашу страну, атаковли наши границы во многих местах и подвергли бомбежке со своих самолетов города – Житомир, Киев, Севастополь, Каунас и некоторые другие...»


Бу куркыныч радиомөрәҗәгатькә инде 75 ел. Советлар Союзы гражданнары (безнең әби-бабаларыбыз да, димәк) 22 июнь көндезге сәгать 12дә нәкъ менә шушындый сүзләр ишетә. Бу вакытта инде сугыш 7,5 сәгать барган була һәм беркем дә әле аның 4 елга сузылачагын абайламый.


Иртәнге сәгать 4тә СССРның Берлиндагы илчесе Деканозовка Германиянең тышкы эшләр министры Риббентроп сугыш игълан итү турындагы нотасын һәм бу нотага 3 кушымта тапшыра. Мәскәүдәге Германия илчесе Шуленбург СССРның тышкы эшләр буенча халык комиссары Молотовка шушындый ук документларны 5.30да бирә. Әлеге документларда Германиянең СССРга һөҗүм итүендә Советлар Союзы үзе гаепләнә.


Беренче һөҗүм немец гаскәрләре тарафыннан иртәнге 4.06 сәгатьтә башкарыла (герман самолетлары безнең илнең һава чиген үтеп керә, аларны утка тотарга дигән приказ бирелә). Ә инде 4.30да пехота һәм танк гаскәрләренең атакасы башлана.


Илебезнең күп гасырлык тарихында кешеләрне шулкадәр тетрәндергән вакыйга башка юк. Әлбәттә, башка сугышлар да, шатлыклы вакыйгалар да булмый тормаган, ләкин Бөек Ватан сугышы алар арасында үзгә урын алып тора.


Интернет киңлекләрендә киң таралган мәгълүмат: әгәр сугышта һәлак булган гаскәриләрнең санын 9 миллион кеше (бәхәсле саннар!) дип исәпләсәк һәм бу кешеләр барысы да Мәскәүдә узган Җиңү парадында катнашкан булса, парад 19 тәүлек буе бер туктамый дәвам итәр иде! Күз алдыгызга китерегез!! 380 сәгать мәйдан буйлап бертуктамый сау-сәламәт, көчле ирләр атлый. Никадәр кеше гомере, күпме җимерелгән язмыш, тумый калган сабый! Бу факт үзе генә дә сугышның ил, кешеләр тормышына никадәр зур кара тап булып ятуын дәлилли.3VTkCXXUgp4


Сугыш дигәндә, һәрчак диярлек танклар, шартлау-атулар, кораб-очкычлар күз алдына килә. Ләкин тимер-томырның җаны-тәне юк, ул авыртуны да тоймый, салкын-ачлыктан да иза чикми. Сугышның иң кыены кешегә эләгә. Һәрбер сугыш миллионлаган кечкенә, шәхси сугыштан тора. Мондый сугышта катнашкан һәркемне каһарман дип атарга була. Кызганыч, аларның күбесе инде арабызда юк. Соңгы мәгълүматка караганда, сугышның үзендә катнашкан ветераннар Татарстанда нибары 30 кеше калган (15е Казанда яши), Бөек Ватан сугышы инвалидлары – 2508 кеше, сугыш ветераннарының тол хатыннары – 6355, 18 яше дә тулмыйча, немец концлагерьлары аша үткән 180 кеше яши Татарстанда.   


Ләкин сугыш яу кырларында гына түгел, тылда да барган. Ил киңлекләрендә меңләгән завод-фабрика эшләгән, алар җитештергән әйберләр барысы да диярлек фронтка җибәрелгән («Бар да фронт өчен, бар да җиңү хакына» шигарен ишеткәнең бардыр). Бу каһарманнар көне-төне станок артында торган, кайберләре хәтта өйгә кайтмыйча, эш көне беткәч, шунда гына йоклап, икенче көнне янә эшкә керешкән!


Безнең азатлыгыбыз, имин яшәвебез хакына көрәшкән миллионнарча геройларыбызны онытмасак иде, алар турында бәйрәм көннәрендә генә түгел, һәрдаим кайгыртып, булышып торсак иде! «Ялкын» журналы Бөек Җиңүнең якынлашып килүче 70 еллыгына багышланган цикл башлап җибәрә. Синең бу хакта тәкъдимнәрең, сөйлисе әйберләрең булса, рәхим ит!


P1AWSj-7QUs


P.S. Дустым, минем Сиңа зур бер тәкъдимем бар. Һәр авылда, район үзәгендә сугышта һәлак булучылар истәлегенә мемориаль комплекс бар. Син шуларны фотога төшереп, үз исемеңне, фотоның кайсы урында төшерелгәнен язып, "Ялкын" электрон почта тартмама җибәрсәң, без, «Ялкын» журналы коллективы, Сиңа бик рәхмәтле булыр идек! Хәтерне бергәләп саклыйк!


Бөек Җиңү көннәрендә без сине сугышта катнашкан бабаларың-әбиләрең турындагы мәгълүматны тулырак белергә, аларның батырлыкларын искә төшерергә чакырабыз! Сиңа ярдәмгә рунетның сугыш турындагы иң яхшы проектлар унлыгы:


«Подвиг народа в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.» (podvignaroda.ru)


«Мемориал» (obd-memorial.ru)


«Помните нас» (pomnite-nas.ru)


«Я помню» (iremember.ru)


«Наша общая Победа» (41-45.su)


«Военная литература» (Милитера) (militera.lib.ru)


«Военный альбом» (waralbum.ru)


«Семейные фотохроники Великой Отечественной войны» (fotohroniki.ru)


«Победители» (pobediteli.ru)


«Календарь Победы» (pobeda.elar.ru)


zaA84cT6oNA

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев