Ашыйбызмы?
ҖӘЙГЕ ПИРОГ. РЕЦЕПТ
Бакчада җиләк-җимеш мул чакта әлеге пирогны пешереп калырга ашыгыгыз, дуслар. Рецепты да бик гади. Нәрсәләр кирәк булачак?
Нәрсәләр кирәк була?
- 70 гр. атланмай;
- 90 гр. шикәр;
- 200 гр. эремчек;
- 200 гр. он;
- 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель);
- 1 йомырка сарысы.
Ничек әзерләргә?
Йомшарган атланмайны, шикәрне һәм эремчекне блендер белән яхшылап болгатабыз. Он, көпшәкләндергеч өстибез. Йомырка сарысы салабыз. Шулай ук әйбәтләп болгатабыз. Аннан 20 минутка суыткычка алып куябыз.
Хәзер табага камырны җәябез. Уртасына нинди җиләк-җимеш бар, шуларны (мәсәлән, алма, кура җиләге, кызыл карлыган) салабыз. Ахырдан камырның кырыен матур итеп бөтереп чыгабыз һәм 180-190 градуслы мичкә 30-40 минутка тыгып куябыз.
Пирогны кайнар килеш тә, салкын килеш тә ашарга була. Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
7 мая 2026 - 11:58
«КИНО ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ ДӘРЕСЛӘРЕ» РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ ЭШЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ БУЛАЧАК
Нет комментариев