ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ!
Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
Нәрсәләр кирәк булачак?
– 200 г шикәр комы;
– 150 г атланмай;
– 180 г кибет каймагы;
– 200 г он;
– 0,5 чәй кашыгы сода;
– 2 йомырка;
– 30 г күрәгә;
– 30 г йөзем;
– тоз;
– ванилин.
Ничек итеп әзерлибез?
1. Камырны әзерли башлар алдыннан мичне кабыза торсаң да була. Аны 200 градуска кадәр кыздырырга кирәк булачак.
2. Хәзер берәр тирән савытка йомырка салабыз, бераз тоз сибәбез һәм яхшылап болгатабыз. Аннан шикәр комы, ванилин һәм ванильле шикәр, кибет каймагы салабыз. Тагын бер кат болгатабыз.
3. Аннан атланмайны эретәбез, әмма ул кайнар булырга тиеш түгел. Аны йомырка белән каймак өстенә агызабыз һәм шикәре эрегәнче яхшылап болгатабыз.
4. Онны сода белән катыштырабыз. Һәм иләк аша үзебезнең масса өстенә агызабыз. Һәм болгатабыз. Камыр куе каймак кебек булыга тиеш.
5. Күрәгәне йөзем кадәр зурлыкта турап чыгабыз. Һәм онга манабыз. Бу җимешләр камыр төбенә төшеп китмичә бөтен җиргә дә тигез таралсын өчен кирәк.
6. Җимешләрне камырга салабыз һәм бераз болгатабыз. Озакка сузмыйча формаларга салабыз.
7. Кексларны 200 градуста 30 минут тирәсе пешерәбез. Ахырдан теләгәнчә бизәргә дә була!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев