«ЯЛКАУ ПИЦЦА»: 10 МИНУТ ҺӘМ ӘЗЕР
Камыр белән озаклап маташмыйча гына 10 минутта әзер була торган пицца рецепты тәкъдим итәбез сезгә. Киттек!
Нәрсәләр кирәк булачак?
Камыр өчен:
Йомырка – 3 шт;
Майонез – 5 аш кашыгы;
Он – 5 аш кашыгы;
Тоз – тәменчә.
Эчлек өчен:
Колбаса,
Сыр,
Помидор,
Тозлы кыяр,
Суган,
Сарымсак,
Кетчуп.
Ничек итеп әзерлибез?
1.. Пицца өчен сыек камыр әзерлибез. Йомырка, майонез, он һәм тозны яхшылап болгатабыз.
2. Шушы камырны хәзер майланган табага агызабыз. Анда пицца әзерләнәчәк. Камыр өстенә кетчуп сылап чыгабыз.
3. Яшелчәләрне һәм колбасаны бик зур булмаган кисәкләргә турап чыгабыз. Һәм камыр өстенә тезәбез.
4. Камыр өстенә уып сыр сибеп чыгабыз.
5. Хәзер “ялкау” пиццаны сүрән утка утыртабыз, өстен капкач белән каплыйбыз.
6. Пицца якынча 10 минут пешә. Аның әзерлеген шырпы ярдәмендә тикшереп карарга була.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 января 2026 - 09:04
ЧЕРЕК КҮЛДӘ ИЛЬЯ АВЕРБУХТАН ШОУ
-
13 января 2026 - 15:23
РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
13 января 2026 - 12:23
ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ГАЗ ҖИҺАЗЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕН ИСКӘ ТӨШЕРДЕЛӘР
-
12 января 2026 - 14:18
КАЗАНДА ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ VI ЭТАБЫ УЗАЧАК
Нет комментариев