СЫРЛЫ ТАЯКЧЫК РЕЦЕПТЫ. ШУНДЫЙ ТӘМЛЕ ҺӘМ ГАДИ!
Нинди тәмле нәрсә пешерергә белми йөргән чагыңмы? Безнең бер идея бар! Сырлы таякчык! Шундый җайлы әзерләнә, үзе шундый тәмле...
Нәрсәләр кирәк була?
Сыр (моцарелла яки сулугуни булса яхшырак);
Йомырка – 2 шт (зуррак булса яхшырак);
Он - 3/4 стакан;
Сохари (панировочные сухари) - 1 стакан;
Төелгән сарымсак - 1 чәй кашыгы;
Тоз – 0,5 чәй кашыгы
Төелгән борыч - 0,5 чәй кашыгы (яки тәменчә);
Үсемлек мае - 0,5-0,7 л;
Ничек итеп әзерлибез?
1. Сырны калын һәм зур итеп озынча турыпочмак ясап кисеп чыгабыз.
2. Хәзер бер касәгә он салабыз.
3. Икенчесенә 2 йомырка сытып салабыз һәм яхшылап болгатабыз. Сыеграк булсын өчен 2-3 аш кашыгы су яки сөт өстәргә була.
4. Өченче касәгә сохарины салабыз, аның өстенә бераз тоз, борыч һәм төелгән борыч, сарымсак сибәбез һәм яхшылап болгатабыз.
5. Һәр сырны башта онда, аннан йомыркада, аннан яхшылап сохарида әвәлибез.
6. Соңыннан сырлы таякчыкларны поднос яки тактага тезәбез дә, 40-50 минутка суыткыч камерага (морозильная камера) озатабыз.
7. Суыткычтан алгач, яңадан бер кат сохарида әвәләп алырга була.
8. Хәзер калын төпле таба яки кәчтрүлгә үсемлек мае салабыз һәм 160-170 С ка җиткәнче яхшылап кыздырабыз. Кызган майга 1-2 сырлы таякчыкны салабыз һәм алар алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз.
9. Алтынсу төскә кергән сырлы таякчыкларны майдан алып, кәгазь салфетка өстенә тезәбез. Бу май кәгазьгә сеңсен өчен кирәк.
10. Берничә минут шулай торгач, ризык әзер дә була!
11. Өстәлгә аны кетчуп яки башка берәр соус белән куярга, яшелчәләр, яшеллек ярдәмендә бизәргә мөмкин.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев