САЛКЫН КЫШТА КАЙНАР ЧӘЙ: РЕЦЕПТЛАР
Сездә дә салкынмы ул? Җылынабызмы? Ничек ничек! Кайнар чәй эчеп! Хәзер рецептларын язабыз.
Сырганаклы чәй
Сырганак (облепиха) – бик тәмле һәм файдалы җиләк-җимеш. Ул С витаминына бай, шуның аркасында иммунитетны ныгыта.
Кирәк була: сырганак, дарчин (корица), бал.
Ничек итеп әзерләргә? Сырганакны йә яхшылап сытабыз, йә блендерда болгатабыз.
Аннан аларны чәйнеккә яки чынаякка салабыз. Бер кашык дарчин, бал салып болгатабыз, 5 минут тотабыз. Әзер! Тамак авыртканда, салкын тию билгеләре булганда әлеге чәйне йокларга ятар алдыннан эчәргә киңәш ителә.
Имбирьле чәй
Имбирь, сырганак кебек үк, витаминнарга бай. Аппетитны баса, салкын тиюдән котылырга булыша.
Кирәк була: имбирь, яшел чәй, лимон, бал, бөтнек.
Ничек итеп әзерләргә? Имбирьне кабыгыннан әрчибез һәм угычтан уабыз. Килеп чыккан массаны чәйнеккә салабыз, берничә кашык яшел чәй салабыз, ярты лимон согы сыгабыз һәм бер кашык бал салабыз. Тәменчә бөтнек өстәргә була.10 минут тотабыз.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 февраля 2026 - 08:36
БАЛАЛАР IT ПАРКЫ ДИТ-ТОЛКС АЧЫК СОЦИАЛЬ ПРОЕКТЫН ПРОЕКТНЫ БАШЛАП ҖИБӘРӘ
-
26 февраля 2026 - 14:09
ТАТАРСТАНДА «АҖАГАН 2.0» УЕНЫНЫҢ ӨЧЕНЧЕ СЕЗОНЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
25 февраля 2026 - 14:34
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА МӘКТӘПЛӘРДӘ «ДУСЛЫК ИНДЕКСЫ» БУЛДЫРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
24 февраля 2026 - 15:06
ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ 9-11 НЧЕ СЫЙНЫФЛАРДА ГЫНА УКЫТЫЛАЧАК
Нет комментариев