БЕЛЕНЛЕ ТОРТ
29 ноябрь – ӘНИЛӘР КӨНЕ, Әниеңне нинди дә булса тәмле ризык белән сөендерәсең киләме? Бездән җиңел һәм тәмле торт рецепты!
Бүген без беленле (блинный) торт пешерәчәкбез.
Нәрсәләр кирәк булачак?
Белен өчен:
- 4 йомырка;
- 150 г шикәр комы;
- 3 стакан сөт;
- 2,5 стакан он;
- бераз тоз.
Крем өчен:
- 400 г каймак (сметана);
- 3 аш ашыгы шикәр комы яки шикәр пудрасы.
Глазурь:
- 1,5 аш кашыгы какао
- 1,5-2 аш кашыгы шикәр пудрасы;
- 40 г атланмай;
- 2-4 аш кашыгы сөт.
Ничек итеп әзерләргә?
1. Крем әзерлибез: каймакны шикәр комы белән кушып блендер ярдәмендә яхшылап болгатабыз һәм суыткычка алып куябыз.
2. Хәзер беленнәрне әзерлибез: йомыркаларны ватып салабыз, шикәр комы салып болгатабыз. Аннан сөт өстибез, тагын яхшылап болгатасы. Тоз сибәсе, онны иләп саласы. Төерләре беткәнче яхшылап болгатасы. Беленнәрне кыздырабыз. Һәм суынганын көтәбез.
3. Беленнәр суынгач, араларына каймаклы кремны сылап өсте-өстенә тезәбез. Иң өске беленгә глазурь агызабыз.
ЧӘЙЛӘРЕГЕЗ ТӘМЛЕ БУЛСЫН!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 июня 2026 - 11:42
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН ЭЗТАБАР ОТРЯДЛАРЫНЫҢ ОКРУГ СЛЕТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
17 июня 2026 - 11:39
ТР СТУДЕНТЛАРЫН «ШӘҺӘР ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ МӘКТӘБЕ» ЭКСПЕДИЦИЯСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
16 июня 2026 - 12:59
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
-
15 июня 2026 - 15:23
КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗЛАР СӘЛАМӘТЛЕГЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘЧӘКЛӘР
Нет комментариев