КИЧКЕ АШКА: КАЙМАКЛЫ БӘРӘҢГЕ
Моның өчен нибары бәрәңге, каймак (сметана), сыр, яшеллек, суган һәм тәмләткечләр генә кирәк булачак. Киттек!
Нәрсәләр кирәк була:
– Бәрәңге;
– кибет каймагы (сметана);
– сыр;
– яшеллек;
– суган;
– тәмләткечләр.
Ничек итеп әзерлибез?
Каймакны су белән катыштырабыз. Бераз тәмләткечләр салабыз. Яхшылап болгатабыз. Суганны боҗралап турарга кирәк була. Бәрәңгене әрчегәннән соң юка итеп түгәрәкләп турыйбыз. Аннан төбе майланган табага тезеп чыгабыз. Өстенә суган салабыз. Тоз сибәбез. Шулай берничә кат бәрәңге, суган тезәбез. Аннан каймак һәм су катнашмасын өстенә агызабыз. Вак итеп туралган яшеллек Сибәргә мөмкин. Ахырдан 45-50 минутка мичкә тыгабыз. Шуннан соң алып өстенә уылган сыр сибәбез һәм тагын 15 минутка мичкә озатабыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 августа 2026 - 10:53
ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ 9-11 НЧЕ СЫЙНЫФЛАРДА ГЫНА УКЫТЫЛАЧАК
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
Нет комментариев