ГАДИ ҺӘМ ТӘМЛЕ ТОРТ РЕЦЕПТЫ
Кайчак рецептларны ачып җибәрәсең дә, ничек кире ябып куйганыңны сизми дә каласың. Шулай булмасын өчен без сезгә бүген аҗдаһа теше, елан мөгезе кирәкми торган ТӘМЛЕ ТОРТ РЕЦЕПТЫ тәкъдим итәргә булдык. Моның өчен нәрсәләр кирәк булачак? КАМЫР ӨЧЕН КИРӘК БУЛА:
5 йомырка; 1 ст шикәр комы; 1 кечкенә пачка көпшәкләндергеч (разрыхлитель); 6 аш кашыгы сыек май; 1.5 ст он.
РЕЦЕПТ:
Шушы әйберләрнең барысын да чираттан салып, яхшылап болгатабыз. Сыеграк камыр барлыкка килә. Шуны 2 бертөрле табага бүлеп салабыз һәм духовкага озатабыз. Пешеп чыгуын шырпы тыгып тикшереп карыйбыз.
КРЕМ ӨЧЕН КИРӘК БУЛА:
Ярты пакет кибет каймагы (сметана); 1 ст шикәр комы.
Шуларны яхшылап болгатабыз. Кремның куе булуын теләсәгез, шикәр пудрасы да салырга була. Хәзер 2 коржны тагын 2 гә аркылыга кисәбез. Дүртәү булачаклар. Һәр коржга кремны яхшылап сылыйбыз, өстенә банан тезеп чыгабыз. Бөтенесен дә шулай итеп чыгарга кирәк була. Өстен теләгәнчә бизибез! Бетте! Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 сентября 2026 - 12:48
ТАТАРСТАНДА 4 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫ ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН УЕННАР АША ӨЙРӘНӘЧӘК
-
15 сентября 2026 - 11:50
САЙЛАУ СӘБӘПЛЕ КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ДӘРЕСЛӘР ТӘРТИБЕ ҮЗГӘРӘЧӘК
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
Нет комментариев