Логотип Идель
Ашыйбызмы?

ФУНЧОЗА ПЕШЕРҮНЕҢ 4 ЫСУЛЫ/РЕЦЕПТЛАР

Соңгы вакытта кибет киштәләрендә безнең өчен ят булган ризык – фунчоза еш очрый башлады. Нәрсә соң ул фунчоза? Аны ничек итеп әзерлиләр?

Фунчозаны мунг дип атала торган кузаклы үсемлектән ясыйлар. Карап торышка ул дөге токмачына охшаган, әмма суга салгач, фунчоза үтә күренмәлегә әйләнә, шуңа күрә аны еш кына “пыяла токмач” дип тә атап йөртәләр. 

Кореяча фунчоза

Ингредиентлар:

– фунчоза – 145 г,
– 
кишер – 100 г,
– 
кыяр – 145 г,
– 
баллы борыч – 45 г,
– 
сарымсак– 15 г,
– яшеллек – 30 г,
– фунчоза өчен тәмләткеч (заправка) – 115 г.


Ничек итеп әзерләргә?

Фунчоза өстенә кайнар су агызабыз һәм 5-7 минутка калдырабыз. Анан соң аны сөзгечкә (дуршлаг) салабыз һәм өстенә салкын кайнаган су салабыз. Сарымсак һәм яшеллектән кала яшелчәләрнең барысын да нечкә һәм озынча итеп турап чыгабыз. Яшеллекне һәм сарымсакны вак итеп, шакмаклап турыйбыз. Кишерне суы чыкканчы кул белән йомшартабыз. Аннан бөтен ингредиентлар кушып яхшылап болгатабыз. Аннан 2 сәгатькә суык урынга алып куябыз. Өстәлгә куяр алдыннан тагын бер кат яхшылап болгатабыз.

Гөмбә һәм яшелчәле фунчоза

Ингредиентлар:

– фунчоза - 250 г,
– баллы борыч -1 шт,
– кишер - 1 шт,
– суган – 1 шт,
– помидор 1 шт,
– гөмбә - 150 г,
– тәменчә сарымсак,
– соя соусы.

Ничек итеп әзерләргә?

Кишерне, борычны һәм гөмбәне озынча итеп, суган һәм сарымсакны вак итеп турыйбыз. Табага зәйтүн мае салып кыздырып алабыз. Майга суган, кишерне салып кыздырабыз.  Туралган гөмбәне салабыз. Тәменчә тоз сибәбез. Туралган борычны салабыз. 10-15 минут кыздырабыз. Фунчоза өстенә кайнар су агызабыз һәм 5-7 минутка калдырабыз. Аннан соң аны сөзгечкә (дуршлаг) салабыз һәм өстенә салкын кайнаган су салабыз. Әзер булгач, фунчозаны табадагы ингредиентлар янына салабыз. Барысын бергә яхшылап болагатабыз. 5 минут капкачын каплап кыздырабыз. Өстәлгә чыгарганда соя соусы салабыз.

Диңгез кысласы белән фунчоза

Ингредиентлар: 

– фунчоза - 100 г, 
чистартылган һәм пешерелгән кысла – 10 шт;
-– ½ баллы борыч
- 3-4
сабак яшел борыч
- 1
теш сарымсак, 
- 1/2
кишер
-
сыек май
- соя соус
ы
- петрушка.

Ничек итеп әзерләргә?

Фунчоза өстенә кайнар су агызабыз һәм 5-7 минутка калдырабыз. Анан соң аны сөзгечкә (дуршлаг) салабыз һәм өстенә салкын кайнаган су салабыз. Яшелчәләрне саламлап турыйбыз. Аннан сыек майда 2-3 минут кыздырабыз. Чистартылган һәм әзер кыслаларын салабыз. 1 минут чамасы кыздырып алганнан соң сытылган сарымсак, туралган суган, соя соусы салабыз. Фунчозаны салабыз. Яхшылап болгатабыз. Һәм 2-3 минут төнәтәбез. Өстәлгә куйганда өстенә петрушка сибәбез.
 

Итле фунчоза

Ингредиентлар: 

– 700 г ит,

 – 250 г фунчоза, 

– 1 кишер

– 1 суган

– 2 теш сармысак

– соя соусы,

 – зәйтүн мае

кара борыч

тоз.

Ничек итеп әзерләргә?

Кишер белән суганны чистартабыз. Суганны ярымтүгәрәк итеп турыйбыз. Кишерне эре угычтан уабыз. Итне озынча һәм нечкә итеп турыйбыз. Фунчоза өстенә кайнар су агызабыз һәм 5-7 минутка калдырабыз. Анан соң аны сөзгечкә (дуршлаг) салабыз һәм өстенә салкын кайнаган су салабыз. Табага зәйтүен мае салып, кыздырып алабыз. Ит салабыз, 5 минут тирәсе кыздырып алабыз. Борыч, тоз сибәбез. Суган, кишер салабыз. Яхшылап болгатабыз. Соя соусы, фунчоза, сарымсак салабыз. Тагын бер кат болгатабыз. 5 минут дәвамында төнәтәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын!

фото https://domos.ru/blog/15938 сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев