ФАРШЛЫ ТАШКАБАК РЕЦЕПТЫ
Сез ташкабакларыгызны (кабачки) җыеп алдыгызмы әле? Җыйган булсагыз, сезгә шәп бер рецепт тәкъдим итәбез. Рецепты гади, ә ризык үзе бик тәмле килеп чыга!
Нәрсәләр кирәк булачак?
- 1 кг ташкабак (кабачки);
- 300 гр фарш;
- 100 гр дөге;
- 200 гр помидор;
- 150 гр сыр;
- 150 гр суган;
- тәменчә яшеллек;
- тоз;
- борыч;
- үсемлек мае.
Ничек итеп әзерләргә?
Дөгене бүрттереп алабыз. Ташкабакны озынчага кисәбез, чистартабыз, эчен алабыз. Яшеллекне вак итеп турыйбыз. Суганны ярымбоҗралап, помидорны зур булмаган кисәкләргә турыйбыз. Сырны кечкенә тишекле угычтан уабыз.
Суганны үсемлек маенда кыздырып алабыз. Аннан фарш өстибез, 10 минут кыздырабыз. Помидор, дөге салабыз. Тоз, борыч өстибез. Яшеллек сибәбез һәм яхшылап болгатабыз. Бераз суынганын көтәбез.Шушы килеп чыккан массаны ташкабак эченә салабыз. Өстенә сыр сибәбез. Һәм 180 градуслы мичкә 25-30 минутка озатабыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев