6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ
Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
Йомырка белән
Составы: йомырка тәбәсе, ветчина, сыр, помидор, салат яфрагы, соус һәм ипи.
Йомырка тәбәсен кыздырабыз һәм бөтен әйберне дә чиратлап ипи өстенә тезәбез. Иң өскә соус агызабыз. Һәм тагын бер ипи куябыз.
Помидор һәм сыр белән
Составы: помидор, сыр, колбаса, ипи.
Үзегез теләгән эзлеклелектә чираттан ипи өстенә тезәбез.
Тавык һәм авокадо белән
Составы: авокадо, тавык, ипи, тоз, борыч.
Авокадоны яхшылап изәбез, тавыкны кыздырып алабыз. Шуны ипигә салабыз. Теләгән очракта авкокадога тоз, борыч сибәргә була.
Тунец һәм сыр белән
Составы: консервланган тунец, эремчекле (творожный) сыр, ипи.
Тунецны яхшылап чәнечке белән изәбез, аннан аңа берәр соус салып болгатырга була. Ипигә башта эремчекле сырны, аннан тунецны сылыйбыз.
Күркә ите һәм груша белән
Составы: груша, күркә ите, эремчекле сыр.
Грушаны телемләп кисәбез, күркә итен йә пешерәбез, йә кыздырабыз. Ипи өстенә сырны ягабыз, груша, аннан күркә итен куябыз. Сэндвичка әстерхан чикләвеге, помидор һәм салат яфрагы да салырга була.
Арахислы паста һәм банан белән
Составы: арахислы паста, банан, ипи.
Ипигә паста сылыйбыз, банан куябыз. Баллырак булуын теләсәгез, бераз бал яки шоколадлы паста да сыларга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев