Логотип Идель
Афиша

“ЗӨЛӘЙХА” КАЗАНГА КИЛӘ!

Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” китабы буенча тулы метражлы фильм төшерелеп ятканын ишеткәнсездер инде. Ә апрельдә Казан тамашачысына әлеге әсәр буенча куелган спектакльне күрсәтәчәкләр. Аны Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәләштергән. Быел бу спектакльне Татарстанда ике тапкыр карап булачак.

3-7 апрель көннәрендә Казанда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры гастрольләре узачак. Традиция буенча алар ике елга бер тапкыр Казанга яңа спектакльләр алып килә. Быел Казанда күрсәтеләчәк биш постановка арасында иң көтелгәне, әлбәттә, Айрат Абушахманов куйган “Зөләйһа күзләрен ача” спектакле. Аны Казан тамашачысы 4 апрель көнне күрә алачак.

– Казанда гына түгел, башка шәһәрләрдә дә “Зөләйха күзләрен ача” спектакленә кызыксыну зур. Безне шушы постановка белән Грозный, Санкт-Петербург, Ижау, Новгород шәһәрләрендәге фестивальләргә чакыралар. Мәскәүдә 800 кешелек залда алма төшәрлек тә урын булмады. Шулай ук әлеге спектакль “Алтын маска” премиясенең 6 номинациясендә тәкъдим ителде. Казандагы бу премьерага да билетларның 80 проценты сатылган инде, – ди театрның сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Башкортостанның халык артисты, Россиянең Дәүләт премиясе, С. Юлаев исемендәге Башкортостан дәүләт премиясе лауреаты Олег Ханов.

“Зөләйха күзләрен ача” спектакле Башкортстанда бик популяр икән. Театр тәнкыйтьчеләре дә бертавыштан спектакльнең мөһимлеген белдергән. Гомумән, Олег Ханов әйтүенчә, бу спектакль – театр өчен иҗади яктан да, коммерция ягыннан да зур уңышка ия булган. Башкорстстанның үзендә әлеге спектакльгә билет бәяләре башкаларына караганда кыйммәтрәк. Татарстандагы гастрольләрдә “Зөләйха күзләрен ача” спектакленә билет бәяләре 400 сумнан башлап 2500 сумга кадәр.

– Бу роман Татарстан, Башкортстанда гына түгел, бөтен дөньяда популяр. Безнең спектакльнең популярлыгы да шушы роман шаукымында һәм “Алтын битлек” номинациясенә тәкъдим ителүендә үсте. Романда күп кенә геройлар тасвирламалар ярдәмендә тудырыла. Ләкин әсәрне сәхнәләштерү бик авыр, чөнки андагы вакыт аралыгы бик озын – 30 елга сузыла. Шуңа безнең спектакльдә карикатуралылык сизелә. Спектакль һәм роман – икесе ике әйбер. Бу – безнең режиссер күзаллавы. Шуңа да спектаклебездә героиняның милләте юк. Без зур хәрефтән язылган кеше, көчле рухлы хатын-кыз турында сөйләргә теләдек, – ди театр актрисасы, “Алтын битлек” премиясенә тәкъдим ителгән Римма Каһарманова.



“Зөләйха күзләрен ача” спектакленнән кала, Башкортостан дәүләт академия театры бу гастрольләрендә “Баллы тирәкле балтирәк” (авторы А. Ишбулдина), “Урал Батыр” (башкорт халык эпосы), “Иң бәхетле төн” (А. Касона), “Бәхет хакы” (авторы Х. Мөдәрисова), “Сөясеңме, сөймисеңме?” спектакльләрен алып килә.

Башкортлылар гастрольләрне концерт программасы белән ябарга теләгән. Тик Татарстан тамашачысы сигез ел дәвамында куелып килгән, Мәҗит Гафури исемендәге театр легендалары Фидан Гаффаров һәм Нурия Ирсаева чыгыш ясый торган “Бәхет кадере” спектаклен алып килүне сораган.

Казанда Башкорт дәүләт  академия драма театрының гастрольләре турындагы хәбәр бик тиз таралган. Татарстан тамашачысы аларны түземсезлек белән көтә: Казанда булачак тамашаларга билетлар аз калып бара икән.






Татарстанда Башкорт дәүләт академия драма театрының “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен тагын бер кат 2 июньдә карап булачак. Тик анда спектакльне икенче состав уйнаячак. Ул “Нәүрүз” фестивале кысаларында күрсәтеләчәк. Быел әлеге фестиваль Башкортстан республикасы сәнгатенә багышлана. Сүз уңаеннан, 2019 елда Башкортостан республикасы оешуга – 100 ел, Мостай Кәримнең тууына – 100 ел, Башкорт дәүләт академия драма театрына декабрьдә 100 ел тула икән.





Башкортстанда яшьләр спектакльләргә бик күп йөри икән. Тамашачыларның 15-20 проценты спектакльләрне колакчыннар белән тәрҗемәдә тыңлый. Ә балалар өчен спектакльләр башкорт һәм рус телендә дә куела.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар Мәҗит Гафури исемендәге театр сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев