ЯШЬ ТАБИБЛАР, ТУПЛАНЫГЫЗ!
24 сентябрь көнне (бу шимбә) сәгать 15.00 Казан дәүләт медицина университеты актлар залында «Ачык ишекләр көне» узачак. Кунакларны, булачак табибларның әти-әниләрен университетның ректоры, профессор А.С. Созинов, профессор А.А. Хасанов, югары белем алды бүлеге җитәкчесе Ю.В. Пухова һәм башка күренекле кешеләр каршы алачак.
БДИ, укырга керү, уку белән бәйле барлык сорауларыгызны бер капчыкка җыеп килүегез генә сорала. Булачак университет белән якыннанрак танышу мөмкинлегегезне кулдан ычкындырмаска киңәш итәр идек. Ә бик-бик актив абитуриентларны исә 16.45 башланачак “День первокурсника”га да чакырып калалар.
Адреслар түбәндә: Казан, Бутлеров ур., 49, актлар залы (3 этаж).
Башлана: 15.00 сәг.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев