«Ялкын» журналы «Яшьтәшеңә «Ялкын» бүләк ит!» акциясе үткәрә
1 июнь көнне «Ялкын» журналы «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә, Балаларны яклау көне уңаеннан, «Яшьтәшеңә «Ялкын» бүләк ит» акциясен башлап җибәргән иде.
Акциянең асылы түбәндәгедән гыйбарәт иде: Казанның төрле мәктәпләрендә укучы балалар үз куллары белән брелоклар, алкалар, брошкалар, чәч кыстыргычлар һ.б. әйберләр ясады. Һәркайсы 100 сум торган бу эшләнмәләрне теләге булган һәркем сатып алды. Редакция әлеге вак-төякләрне сатудан кергән акчага бүләкләр сатып алып, аларны Татарстанның төрле районнарында аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүче балаларга тапшырырга ниятли.
Шул уңайдан, 10 июнь көнне Питрәчнең «Шатлык» балалар йортына кунакка кайтырга җыенабыз. Биредә малайлар һәм кызлар белән күңелле уеннар уйнарбыз, бәйгеләрдә катнашырбыз, аларны бүләкләр белән сөендерербез, тәм-томнар белән сыларбыз дип торабыз.
Моннан тыш, «Ялкын» журналы 30май-1июнь көннәрендә төрле мәйданчыкларда рәсем флеш-моблары уздырды. Биредә һәр бала үз хыялын рәсемгә төшерде. Иң кызыклы рәсемнәр «Ялкын»ның июнь санында дөнья күрәчәк.
#татарстан #tatarstan #казань #kazan #молодежьтатарстана#татарстаняшьлэре #татфорум #tatforum #татар #tatar#минтатарчасойлэшэм #Ә #ялкын
[gallery size="medium" link="file" columns="2" ids="941,940"]
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев