"УРМАНЧЕ АКАДЕМИЯСЕ" АЧЫК
Баки Урманче картиналары белән танышыр чак җитте. Син сынлы сәнгать белән кызыксынасың? Инде күптәннән татар рәссамнары картиналары белән якыннан танышасың килә. Теләк булса, жае табыла аның!
Бүген «Казан» милли-мәдәни үзәгендә «Урманче академиясе» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Анда бөек татар рәссамы картиналары белән бергә төрле елларда иҗат иткән, Татарстанның милли сәнгатенә күп өлеш керткән шәхесләрнең иҗади эшләре белән дә танышырга мөмкинлек булачак.
Әлеге күргәзмә татар милли сынлы сәнгатенә нигез салган Баки Урманченың тууына 120-еллыгына багышланган.
Урыны: «Казан» милли-мәдәни үзәге
Вакыты: 21 нче февральдән башлап бер ай дәвам итәчәк
Керү: бушлай
фото "Бизнес-онлайн" сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
Нет комментариев