Логотип Идель
Афиша

“Туган авылым”... шаккатыра!

Казанга килгән кунакка, иң беренче булып, нәрсә күрсәтергә? Ач кешенең ачуы яман, диләр. Шуңа күрә аны татар милли кухнясы белән таныштырырга кирәк. Казанда милли камыр ашларын һәр почмакта сатсалар да, татар кухнясының һәр ризыгы белән шаккаттыра торган рестораннар Казанда бармак белән генә санарлык.

“Туган авылым” ресторанының кече залы хәзер яңа ризыклар белән шаккаттыра. Биредә балалар өчен аерым меню да каралган. Нәни дуслар өчен биредә меню-буягыч та бар. “Шушы буягычта рәсемнәр ясыйлар, төрле биремнәрне чишәләр, ә аннары ризыклардан авыз итәләр. Татар халкының милли кухнясы куе шулпа белән аерылып тора. Шуңа да балалар өчен ашларны тавык итеннән пешерәбез. Аларның организмы әле өлгереп җитмәгән булгач, шуңа аларга җиңелчәрәк ризык әзерлибез”, – ди “Туган авылым” ресторанының шеф-повары Георгий  Тамразов.



Биредә нәкъ авылдагыча, әби өендәгечә мичтә пешерелгән ризыклар белән дә сыйланып була. Коймак, ит белән бәрәңге – шундыйлардан. Чәк-чәк, токмачлы аш, бәлеш, өчпочмак  кебек без күнеккән ризыклар белән беррәттән, яңа төрле ризыклар да күреп була. “Без кунакларга “бозбаш” дигән аш та тәкъдим итәбез. Ул – авыл мичендә чүлмәктә, сыер итеннән пешерелгән, яшелчәле, әчкелтем (острый) куе аш. Яңа меню буенча мичтә тутырылган каз һәм үрдәк, садж-азу тәкъдим итәчәкбез. Мичтә бозбаштан кала, кәбестә шулпасы, борщ, үгез койрыкларыннан шурпа да пешерелә”, – ди ресторан администраторы Зилә Хәбибуллина.

Шушы комплекста безнең әби-бабаларыбыз йортында була торган мич тә бар. Бу территориядә берничә кулинар рекорд та куелган. Иң зур өчпочмак, иң зур кыстыбый, иң зур пәрәмәч нәкъ менә шушында пешерелгән. Җитмәсә, биредә милли кулинар шоулар да уздырыла. “Туган авылым” комплексында туристлар шәһәр уртасында чын татар авылы мохитенә чума алар. Биредә булдырылган рекордлар да, өчпочмакка куелган һәйкәл дә туристларның бу урынны яратуын сөйли. Бу – Татарстанның туризм тәкъдименең иң зурысы. Бер урында милли кухня, традиция, мәчет, мунча тупланган, – ди Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Хәтерлисеңме икән, элек авылларда әбиләребезнең өйләрендә чаршау элү гадәте бар иде. “Туган авылым” комплексында да, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы студентларының чыгарылыш эшләрен сатып алып, кече залны шулай бизәгәннәр. “Бирегә кергәч, үзебезнең студентлар башкарган эшләрне күрдек. Техникумыбызны Президентыбыз да бик ярата. Шушы эшләр арасында безгә аеруча кадерле булганнары да бар иде. Ләкин алар белән бүлешергә булдык. Без барыбыз да авылдан чыккан. Шушы чигү төрләре безнең барыбызга да таныш. Биредә эленгән сөлгеләр дә – укучыларыбыз хезмәте. Әлегә биредә сувенир эшләнмәләре җитми. Чит илләргә чыкканда, да безнең бөтен сувенирларны сатып алып бетерәләр. Безнең Казанда да шулай булырга тиеш. Без үзебезнең милли рухыбызга, аңыбызга кайтырга тиеш”, – ди техникум директоры Раушания Сәүбанова.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев