Афиша
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА - ЧИРАТТАГЫ ПРЕМЬЕРА
Тинчурин театрында яңа сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды. 20 сентябрьдә күренекле татар драматургы Хәй Вахитның 1956 елда язылган «Яшерен эзләр» пьесасын күмәк уку оештырылды. Әсәрне режиссер Резеда Гарипова сәхнәгә куя. Спектакльнең премьерасы ноябрь аенда көтелә.
К.Тинчурин театрының Хәй Вахит әсәрләренә беренче генә мөрәҗәгать итүе түгел. Хәзерге вакытта да сәхнәдә уйнала торган «Кияүләр», «Туй алдыннан» спектакльләренең халык арасындагы популярлыгы, Хәй Вахит әсәрләренең кызыклы, үзенчәлекле булуы, профессиональ югарылыкта язылганлыгы хакында сөйли.
Хәй Вахит драматург буларак узган гасырның 60-70 нче елларында таныла. Авторның заман проблемаларын нечкә тоемлап иҗат иткән әсәрләре буенча куелган спектакльләрне тамашачы һәрвакыт яратып, үз итеп кабул итә.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 октября 2026 - 11:23
КЫШ БАБАЙ ПОЕЗДЫ КАЗАНГА 14 ДЕКАБРЬДӘ КИЛӘ
-
26 октября 2026 - 15:27
2027 ЕЛДА БДИ ҺӘМ ТДИ КАЙЧАН БУЛАЧАК?
-
26 октября 2026 - 11:52
КАЗАНДА БАЛАЛАРГА ЯҢА ЕЛ БҮЛӘКЛӘРЕ ӨЧЕН 62 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА ТОТАЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
Нет комментариев