Логотип Идель
Афиша

“Татарча хатасыз” фотомарафоны шәһәрдәге элмә такталарда 1000нән артык хаталар ачыклады

Татарстанда, “Татарча хатасыз” фотомарафоны “iPhone 6 телисеңме? Беләбез – телисең! Алайса эшкә тотын!” дигән девиз белән уздырылды.

Конкурска 1000нән артык элмә такталары, билбордлар, баннерлар, реклама белдерүләре, мәгълүмат такталары, юл күрсәткечләре, җитештерүчеләрнең товар тышлыкларында татар телендәге грамматик, синтаксик һәм стилистик хаталары җибәрелде. Фотолар Казан, Арча, Алабуга, Кайбыч һәм Югары Ослан районнарынан килде. Бер катнашучы 200 фото җибәргән.

Финалга 14 кеше узды. Алар иң күп хаталы элмә такталары фотоларын җибәргән катнашучылар узды. “Халык контроле” порталына фотоларны кертмәгән катнашучылар төшеп калды.

Билгеле булганча, Татарстанда канун нигезендә ике дәүләт теле – татар һәм рус теле. Республикада барлык элмә такталары, урам исемнәре, юл күрсәткечләре, реклама белдерүләре һ.б. ике телдә язылырга тиеш. Әмма еш кына моның киресен күрәбез – республика шәһәрләрендә элмә такталары бер телдә генә башкарылган, яки хаталы язылган була. Хаталарның күбәюе, вакыт-вакыт көлке дәрәҗәсендәге сүзтезмәләренең халык хозурына эленеп куелуы күңелне тырнап тора. Бу вазгыятьне төзәтер өчен татар яшьләренең актив өлеше әлеге фотомарафонны үткәрү инциативасы белән чыкты

Марафонның максаты – элмә такталар, билбордлар, баннерлар, реклама белдерүләре, мәгълүмат такталары, юл күрсәткечләре, җитештерүчеләрнең товар тышлыкларында татар телендәге грамматик, синтаксик һәм стилистик хаталарын табу, белдерүләрнең ике телдә башкарылганлыкларын күзәтү.

Фотомарафон ике этапта узды – 2015 елның 21 февраленнән 20 майга кадәр. 23 май көнне конкурсның финалы узды. Беренче этабы 21 февраль –

Халыкара туган тел көнендә старт алды.

Беренче этапта катнашучыларга түбәндә күрсәтелгән мәсьәләләр һәм шартлар куелды:

— татар телендәге грамматик, синтаксик, стилистик хаталы белдерүләр, элмә такталар, билбордлар, баннерлар, реклама белдерүләре, мәгълүмат такталар, юл күрсәткечләре, җитештерүче товар тышлыкларын табып фотога төшерергә кирәк;

— элмә такталарында ике дәүләт телендә дә язылганын күзәтергә;

— катнашучы хаталы элмәләрне фотога төшергәнен барысын да “Халык контроле” порталына урнаштырырга (https://uslugi.tatar.ru/open-gov) тиеш;

Фотомарафонның икенче этабына иң күп хаталы элмә такталары фотоларын җибәргән катнашучылар узды. Стартта һәрбер катнашучыга конвертта биремнәр белән маршрут тапшырылды. 3 сәгать дәвамында катнашучылар төрле темага фото төшерделәр – “Укымышлы Казан”, “Тәмле Казан”, “Казан хәрәкәттә”, “Елмаючан Казан” һ.б.

Фотомарафонның җиңүчеләрен компетент жюри билгеләде.

Җиңүче 2 июнь көнне билгеле булачак. Бүләкләү тантасы сәгать 11дә “Ватаным Татарстан” редакциясендә булачак. (Казан, Академик урамы, 2). Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Фотомарафонның нигезе – татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү; кешеләрдә гражданлык җаваплалык хисен формалаштыру, яшьләрнең интеллектуаль ялын оештыру, аларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Фотомарафон “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” буенча Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда дәүләт программасына нигезләнеп үткәрелә.

Акциянең информацион партнерлары:

* Журнал о людях в Казани – Собака.ru (www.sobaka.ru/kzn),

* Дайджест-портал татарской прессы "Матбугат" (www.matbugat.ru),

* «Ялкын» журналы (www.yalkyn.ru),

* Азатлык Радиосы (www.azatliq.org).

Фотомарафонның оештыручылары: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы, “Ватаным Татарстан” газетасы.

 

[gallery size="large" link="file" columns="4" ids="861,862,863,864"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев