Логотип Идель
Афиша

«ШОМБАЙ», ИСӘНМЕ!

Тиздән, бик тиздән театр сөюче яшь дусларыбыз кабат бергә җыелачак. Казан төрле шамакайлар, дию-пәриләр белән кайнап торачак... Ләкин беркем дә алардан курыкмас, юк-юк! Чөнки яшь дусларыбыз белә, Казанда 26 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр «Шомбай-fest» узачак!


Фестиваль инде күпләргә таныш. «Теләсә кайсы фестиваль – бәйрәм, дуслар белән очрашу урыны булудан тыш, эш мәйданы да, башкаларның хаталарын күреп, аларны үзеңдә кабатламаска өйрәнү мөмкинлеге дә», – диде спектакльләр уңаеннан фикер алышу вакытында жюри әгъзасы, театр тәнкыйтьчесе Виктор Шрайман. Камиллекнең чиге юк. Бер яктан, фестиваль тамашачыларга башка театрлар иҗаты үрнәкләрен күрсәтә. Икенче яктан, хуҗалар – «Әкият» театры өчен дә, Шрайман әйтмешли, хаталарны кабатламау мөмкинлеген бирә.


Жюри әгъзасы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламовның: «Нәүрүз» кебек зур фестиваль белән бергә балалар фестивале булуы яхшы», – диюе белән дә килешми булмый. Казанда мәдәни чаралар бихисап, әмма мондый фестивальнең әле булганы юк иде.


Әгәр син дә кызыксынсаң, 26 көнне 10.00 «Әкият» курчак театры мәйданына ашык. Биредә әкияти затларның, кунакларның күңелле парады, ачылыш тантанасы да көтелә. Төгәлрәк мәгълүматлар өчен театр сайтына рәхим ит. Без килергә ниятләп йөрибез. Очрашырбыз, әйеме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев