Михаил Бабич лагерьда иң элек “Инклюзив шәһәрчек” белән танышты. Форумда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аерым игътибар бирелгән иде.Быел аэроскосмос темасы форумның үзәк темаларыннан берсе булды. Россия космонавтлары Сергей Крикалев һәм Александр Лазуткин профиль сменасында катнашучылар белән очрашты, галәм киңлекләренә багышланган махсус күргәзмә дә оештырылган иде.“Инновацияләр һәм техник иҗат” сменасында Казан дәүләт медицина университеты студенты Алим Елеев проекты икенче урынга лаек булды.22 июнь – Хәтер һәм кайгы көнендә форумда “Үлемсез полк” акциясе, “Брест крепосте-Герой” Мемориаль комплексы белән телекүпер оештырылды.
“iВолга-2015” форумы кысаларында Михаил Бабич Идел буе федераль округы Яшьләр советы утырышын үткәрде. Яшьләрнең иҗтимагый әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыруда катнашуы хакында фикер алышу утырышның төп темасы булды.
Иде буе федераль округының яшь галимнәре һәм активистлар форумга алып килгән иң кызыклы инновацион проектлар акчалата грантлар алу бәйгесендә катнашты. Быел “iВолга” форумының гомуми грант фонды шактый артып, 11 миллион сум тәшкил итте.
Шунысын да искәртик: Татарстан студентлары һәр сменада диярлек призлы урыннарга лаек булды. Беренче дәрәҗәдә җиңүчеләргә үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 300 мең сум күләмендә акча тапшырылды. Жюри Казаннан Снежана Глобова проектын беренче урынга лаек дип тапты.
Икенче һәм өченче дәрәҗәдә җиңүчеләр дә грантлар алды. “Патриот”, “Кече Ватан – зур мөмкинлекләр”, “Спорт сөюче яшьләр – сәламәт милләт” сменаларында Татарстан студентлары Юлия Шәрипова, Алинә Әсәдуллина һәм Илдар Дәүләтшин проектлары өченче урынга лаек булды. Моннан тыш, Казан дәүләт медицина университеты студенты Раил Зиннуровка Байконур космодромына бару өчен сертификат тапшырылды.
Быел форумның конкурс программасында 2200гә якын проект катнашты, аларның 57се төрле дәрәҗәләрдә җиңүче дип табылды.
Афиша
Форумны ябу тантанасында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич та катнашты. Чарада шулай ук Россия мәдәният министры Владимир Мединский, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Сергей Поспелов, Дәүләт Думасының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Владимир Плигин, Дәүләт Думасының Халыкара эшләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Светлана Журова, Дәүләт Думасындагы “Бердәм Россия” фракциясе рәисенең беренче урынбасары Франц Клинцевич, Федераль космос агентлыгы башлыгы урынбасары Денис Лысков кунак булды.
Самар өлкәсендә “iВолга-2015” дип исемләнгән Идел буе федераль округы Яшьләр форумы үз эшен төгәлләде. Анда Татарстан студентлары зур уңышка иреште: һәр сменада диярлек аларның проектлары призлы урыннарга лаек булды.
Форумны ябу тантанасында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич та катнашты. Чарада шулай ук Россия мәдәният министры Владимир Мединский, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Сергей Поспелов, Дәүләт Думасының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Владимир Плигин, Дәүләт Думасының Халыкара эшләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Светлана Журова, Дәүләт Думасындагы “Бердәм Россия” фракциясе рәисенең беренче урынбасары Франц Клинцевич, Федераль космос агентлыгы башлыгы урынбасары Денис Лысков кунак булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев