МУЗЕЙДА... КОЙМАК БЕЛӘН СЫЙЛЫЙЛАР!
Кышкы караңгы кичләр артта калды. Дәресне тыңлап утырганда да, лекция язганда да, тәрәзгә кояш күбрәк чирткәнен сизәсең. Язга озак калмады!
Кышны озату һәрвакыт Май чабу – Масленица – бәйрәме белән ассоциацияләнә. Май чабу бәйрәме иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Бер атна буе дәвам иткән бәйрәмдә күңел ачу, уеннар уйнау, һәм, әлбәттә, коймак белән сыйлану гадәткә кергән. Казанлылар кышны, гадәттәгечә, Милли музей белән бергә озата. Биредә Май чабу атнасы 16–22 февраль аралыгында уза.
Музей кунаклары Май чабуны элек ничек бәйрәм иткәннәрен беләчәк. Әкият персонажлары бәйрәм атнасының һәр көненең мәгънәсе турында сөйлиячәк. Катнашучыларны уеннар, коймак белән чәй көтә.
Чараның үткәрелү вакыты: 10.00, 12.00, 14.00 (моның өчен алдан заказ биреп куярга кирәк).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 февраля 2026 - 08:36
БАЛАЛАР IT ПАРКЫ ДИТ-ТОЛКС АЧЫК СОЦИАЛЬ ПРОЕКТЫН ПРОЕКТНЫ БАШЛАП ҖИБӘРӘ
-
26 февраля 2026 - 14:09
ТАТАРСТАНДА «АҖАГАН 2.0» УЕНЫНЫҢ ӨЧЕНЧЕ СЕЗОНЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
25 февраля 2026 - 14:34
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА МӘКТӘПЛӘРДӘ «ДУСЛЫК ИНДЕКСЫ» БУЛДЫРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
24 февраля 2026 - 15:06
ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ 9-11 НЧЕ СЫЙНЫФЛАРДА ГЫНА УКЫТЫЛАЧАК
Нет комментариев