Афиша
"МУЛЛА" СПЕКТАКЛЕ БЕЛӘН ХУШЛАШУ
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Туфан Миңнуллин әсәре буенча режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Мулла» спектакле соңгы тапкыр 29 октябрьдә 18:00 сәгатьтә уйналачак.
Әлеге драма 5 сезон буена уңышлы гына уйналып килде. 29 октябрьдә спектакль 66нчы тапкыр уйнала. Спектакльнең премьерасы 2012 елның 7 ноябрендә булды. Соңгы спектакльгә билет алып калырга ашыгыгыз!
Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләреннән берсе булган “Мулла” пьесасы 2006 елда узган “Яңа татар пьесасы” конкурсында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде.
Бетү алдында торган татар авылына имансызлык куркынычы да яный. Катлаулы язмышка ия булган, шәһәрдән кайткан яшь кенә мулла авылны бу һаләкәттән коткарып калырмы? Авылдашларын туры юлга бастырып, иманга китерә алырмы? Спектакль бу сорауны бик катгый куйса да, бер яклы гына җавап бирми һәм тамашачының үзен дә уйланырга мәҗбүр итә.
Спектакльнең премьерасы 2012 елның 7 ноябрендә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 июля 2026 - 11:36
ЭНЕРГЕТИКАДАН МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРГӘ КАДӘР: БИЛӘРДӘ «КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘРЕ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ БАШЛАНДЫ
-
26 июля 2026 - 13:06
9 НЧЫ СЫЙНЫФТАН СОҢ КӨЛЛИЯТКӘМЕ, ӘЛЛӘ 10 НЧЫ СЫЙНЫФМЫ?
-
24 июля 2026 - 14:05
ЯМПОЛЬСКАЯ: «УКУЧЫ ФИКЕРЕН ТЕЛДӘН ДӘ АҢЛАТА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
Нет комментариев