Логотип Идель
Афиша

“МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ!”

Тукай туган көнендә - 26 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе гадәттәгечә Бауман урамын шаулатачак. Биредә гала-концерт һәм акциясенә нәтиҗәләр ясалачак. Җанлы татар концертын, альтернатив музыкасы яратучыларны бирегә чакырып калалар.

Быелгы акция берничә чарадан тора: республика мәктәпләрендә бәйге уздыру, «Татар-дозор» квест-уены, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, яшь архитекторларның арт-объекты, татарча стлизацияләнгән кием ярминкәсе һәм Бауман урамында гала-концерт үткәрү.

Татар-дозор


22 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында тугызынчы “Татар-дозор 2017” квест-уены уздырала.

Акциянең төп максаты – Татарстан Республикасында икетеллелек турындагы законның үтәлешен тикшерү, милли мирасны саклау, татар теленең даирәсен киңәйтү, укучыларның иҗадилыгын арттыру.

Маҗаралы уен быел тугызынчы тапкыр үткәрелә, катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Быел, сайлау турыннан үтеп, Казанның һәм Татарстанның гомуми һәм профессиональ белем бирү йортларыннан, югары уку йортларыннан 50 команда катнаша.



Өч йөздән артык кеше, командаларга бүленеп, алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теленең кулланылышын тикшерәчәк.

Уенның программасы бик күп иҗади биремнәрдән тора. Алар татар телен популярлаштыру, татар символларын фотога төшерү - милли орнамент бизәкләре, татар хәрефләре, хаталы элмә такталарны, реклама баннерларын, юл күрсәткечләрен фотога төшерү һ.б. белән бәйле.

Командалар Казанның тарихи урыннарын үтеп төрле иҗади биремнәр эшләргә тиеш булачаклар (мәсәлән: флешмоб, шәһәрнең тарихына кагылышлы табышмакларга җавап бирү һ.б.). Һәр пункттагы бирем Казан тарихы һәм татар әдәбияты белән бәйле булачак - быелгы квест-уенның үзенчәлеге шунда: ул «DӘRDEMӘND» дип исемләнгән яңа кызыклы форматта узачак. ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, татар әдәбиятының классигы, җәмәгать эшлеклесе, меценат Закир Рәмиев (тәхәллүсе - Дәрдемәнд) тарихыбызда тирән эз калдырган шәхес. “Татар-дозор 2017” уенының икенче этабы нәкъ менә аның тормышы һәм иҗатына багышланачак.

Башлана – югары һәм урта белем бирү уку йортлары студентлары өчен сәгать 11:00дә,мәктәп, гимназия, лицей укучылары өчен - 13:00дә башланачак.

Квест җиңүчеләре 26 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең төп өлешендәбүләкләнәчәк.

[embed]https://youtu.be/Blua5YKPGOQ[/embed]

Гала-концерт


“Мин татарча сөйләшәм” акциясенең гала-концерты 26 нчы апрель (чәршәмбе) -Габдулла Тукай туган көнне узачак. Бу көнне 16:00 сәгатьтә Бауман урамында концерт кына түгел, ә яшь архитекторларның арт-объекты, төрле конкурслар, буклетлар һәм акция логотиплары ясалган ябыштыргычлар тарату һәм башка чаралар узачак.

Шулай ук Россиянең бүтән регионнарыннан да кунаклар - Башкортстанның татар һәм башкорт яшьләре, Марий-Эл һәм Удмуртия республикасыннан, Саратов, Ульяновск һәм Киров өлкәләреннән һ.б. шәһәрләрдән актив яшьләр килер дип көтелә.





Традиция буларак, "Мин татарча сөйләшәм!" концерт программасы быел да тере татар музыкасына һәм яшь башкаручыларга багышлана.

Акциянең музыкаль бизәлеше - лейбл Yummy Musicтан. K-Ru&Ittifaq, Илгиз Шәйхразиев, Оскар&C7C5, Рәдиф Кашапов, Зарина Вилданова һәм CheekLaWeek, Juna, Илүсә Хуҗина һәм Altan һ.б. ул көнне бер сәхнәдә чыгыш ясаячаклар. Шулай ук акция кысаларында тере музыка конкурсы да үткәрелгән иде. Аның нәтиҗәләре буенча инде үз тамашачысын табарга өлгергән Адилә Загидуллина, Рамилә Галәүтдинова һәм Радик Мусин да чыгыш ясаячак.

"Мин татарча сөйләшәм!"акциясенең оештыручылары - ТРның фән һәм мәгариф министрлыгы, ТРның мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән - Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

[embed]https://youtu.be/mD2u2omJOBQ[/embed]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев