Логотип Идель
Афиша

КИЛӘЧӘК КИНОСЫ: 3-5 СЕНТЯБРЬ

Киләчәк киносы нинди булачак? Бу сорауга җавапны инде иртәгә үк табып булачак. Чөнки Казанда һәвәскәр яшьләр һәм балалар кинофестивале башлана.




Фестивальдә моңарчы беркайчан да күрсәтелмәгән 31 өр-яңа фильм карарга мөмкин. Аларны төшерүчеләр - синең яшьтәшләрең. Араларында - Казан яшьләре генә түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килүчеләр дә бар.

Яшь режиссерлар өчен


Фильмнарны карау гына аз булып тоелса, үз фильмныңны төшереп кара! Фестиваль сиңа бу эштә ярдәм итәргә әзер: моның өчен питчингта катнашырга гына кирәк.
Питчинг - ул үз проектыңны яклау дигән сүз. Синнән үзең төшерергә теләгән кыска метрлы фильмның сценариен язу һәм жюрига нәрсә төшерергә теләвеңне аңлатып бирү сорала.

Фильмның үзең яшәгән шәһәр турында булуы шарт. Җиңүчеләргә әлеге фильмны төшерүдә матди һәм техник ярдәм күрсәтеләчәк.

киләчәк киносы


Фестиваль Казанда 3-5 сентябрь көннәрендә узачак.


Фильмнар күрсәтелә:

Кайчан: 3-4 сентябрь, 10.00 сәгатьтә

Кайда: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Оренбург тракты, 3
Питчинг узачак:

Кайчан: 4 сентябрь, 14.30 сәгатьтә

Кайда: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Оренбург тракты, 3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев