Логотип Идель
Афиша

КАЗАНГА МОҢ АЛЫРГА КИЛҮЧЕЛӘР

Русча сөйләшә, татарча җырлый, үзбәкчә яши. Табышмакның җавабын табу өчен ике юл бар: озын һәм кыска. Озын юл: сиңа 25 октябрьгә кадәр иртәләрнең берсендә Казансу ярына килергә, җәяүлеләр йөри торган зонадан кат-кат узып 75 яшьләр тирәсендәге ак чәчле, тулы гәүдәле, уртачадан бераз озынрак буйлы абыйны очратырга, аның белән татарча гына сөйләшеп уртак тел табарга тырышырга кирәк булачак. Әгәр сөйләшү уңышлы булса, җавапны беләчәксең.


Кыска юл: бу язманы уку. Җавап - язмада.



СӘБӘПЧЕСЕ


Табышмакның әйтелүенә Үзбәкстаннан Татарстанга килгән татарлар сәбәпче. Делегация 17 кешедән тора. Бездә алар нәкъ бер атна торачак. Казан, аның яңа һәм иске урыннары белән танышкач, башка районнарга да барып киләчәкләр: Арчага, Әтнәгә, Болгар шәһәренә бару да планлаштырыла.


Үзбәкстан кунаклары Татарстанга кунак булыр өчен генә килмәгән. Арчада да, Әтнәдә дә, Казанда да концертлар куячаклар.


Кунакларны чакыручы - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты. "Соңгы елларда чит төбәкләрдә яшәүче татарларны чакырып, күп концертлар оештырдык. Ләкин тамашачы тарафыннан бу кадәр кызыксыну булганы юк иде әле", - ди Конгрессның Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев.



"ҮЗЕМ ДӘ АПТЫРЫЙМ: НИЧЕК САКЛАНДЫК?"


Делегациянең җитәкчесе - Үзбәкстан татарлары иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гиниятуллин. 75 яшьләр тирәсендәге ак чәчле, тулы гәүдәле, уртачадан бераз озынрак буйлы абый.


"Без Казанга кемнедер шаккатырыр өчен килмәдек, - дип сөйли. - Үзбәкстан - безнең йортыбыз. Анда эшлибез, ашыйбыз, җырлыйбыз, елыйбыз... Без анда үзебезне ят халык дип сизмибез. Русларны дошман күргән юк, үзбәкләрне дошман күргән юк. ЗАГС - бер, каберстан - бер. Ләкин тамырларыбызны онытмыйбыз. Безгә рухи азык кирәк. Үзем дә аптырыйм: ничек сакландык? Җыр, көй белән үзебезне саклап киләбез. Без анда татар икәнебезне онытмаган. Һәр артист безгә укытучы кебек. Барлык артистларны беләбез. Яшьләр дә барысын да белә. Ләкин Казаннан безгә концертлар белән килмиләр. Ни өчен татар артислары безгә килми?"



ТАТАРЧА КАЙДА КҮБРӘК СӨЙЛӘШӘЛӘР?


Үзбәкстанда татар мәктәпләре юк, университетларда да татар теле укытмыйлар, диләр кунаклар. Элегрәк татар телен якшәмбе мәктәбендә өйрәткәннәр. Хәзер ул ябылган.


"Үзбәкстанда 300 мең татар яши. Бу - 5-6 Татарстан районы дигән сүз. Шуның 70 проценты - өлкән яшьтәгеләр. Алар татарча сөйләшә. Яшьләр - русчага тартыла", - ди Рим Гиниятуллин. - "Казанга китүчеләр күп. Узган ел 801 яшь кеше укырга дип китте. Алар Үзбәкстанга кире кайтмый инде. Шуңа күрә татарча укытырдай яшь белгечләр юк".


Рим абый Казанда яшьләрнең татарча сөйләшү-сөйләшмәүләрен тикшереп караган.


"Иртәләрен Казансу буена килеп, җәяүлеләр йөри торган зонадан узам. Шунда татар яшьләрнең русча сөйләшүләрен ишетеп, ник татарча сөйләшмисез дип сорадым. Алар: "Беләбез, ләкин ул киң кулланылмый бит дип җавап бирәләр", - ди.



"КАЗАН ЗУР БУЛГАН"


Үзбәкстан делегациясе составында дәүләт радиосында "Бәллүр чишмә" дигән тапшыру алып баручы Рәйхан Мәннапова, артист Фирүзә Халларова да бар.


Рәйхан Маннапова үзенең сагынуларын татар җырын җырлап аңлатты. "Казан белән беркайчан да элемтәләребезне өзмибез. Өзмәячәкбез дә", - дип вәгъдә бирде журналистларга.


Фирүзә Халларова концертларда татар җырлары һәм биюләре генә түгел, үзбәк биюләре дә булачак, дип ышандырды.



КАЗАНДАГЫ КОНЦЕРТЛАР


Урыны: К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры
Вакыты: 21 октябрьдә 18.00 сәгатьтә


Урыны: Татарстанның халыклар дуслыгы йорты
Вакыты: 23 октябрьдә 12.00 сәгатьтә


Үзбәкстан татарлары концерты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев