Казанда “Максат” IХ яшьләр фестивале була
Кайчан:31 май-6 июнь көннәрендә “Идел” яшьләр үзәгендә (Боровое Матюшино бистәсе)
Кайда:“Идел” яшьләр үзәгендә (Боровое Матюшино бистәсе)
Фестивальнең максаты - Россия Федерациясендә яшәүче яшьләрне берләштерү, мөһим мәсьәләләрне бергә хәл итү өчен үзара эшлекле элемтәләрне җайга салу һ.б., диелә “Идел” яшьләр үзәге матбугат хезмәте хәбәрендә.
Фестивальнең программасында төрле дискуссияләр, әһәмиятле мәсьәләләрне тикшерүгә юнәлтелгән “түгәрәк өстәл”ләр, семинарлар, лекцияләр, ислам диненә багышланган конкурс һәм гамәли дәресләр, дин әһелләре белән очрашу-әңгәмәләр, төрле экскурсияләр каралган. Шулай ук “Максат” яшьләр фестиваленең көндәлек газетасын чыгару, биш тапкыр намаз уку, фильмнар күрсәтү һ.б. да планлаштырыла.
Чара ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини оешмалар белән элемтә идарәсе ярдәме белән ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырыла.
Фестивальдә катнашу өчен Казан шәһәре, Г. Тукай урамы 58 нче йорт, 307 нче офис адресы буенча килеп теркәлү узарга кирәк. Сораулар буенча 8 (843) 231-81-54 номерлы телефон яки mc-idel@yandex.ru электрон адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 июня 2025 - 12:04
«ШӘЛПЕРӘЙМӘС ЕГЕТЛӘР» ҺӘМ «САБАЛЕТА» КОМАНДАЛАРЫ «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ҖИҢДЕ
-
4 июня 2025 - 12:40
«КОРБАН-ФЕСТ» БӘЙРӘМЕНДӘ БЫЕЛ НИЛӘР БУЛА?
-
1 июня 2025 - 15:25
«ЕЛМАЙ» ПАРКЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
30 мая 2025 - 13:12
1 ИЮНЬ КӨНЕНӘ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫНДАГЫ ЧАРАЛАР
Нет комментариев