Логотип Идель
Афиша

Кариев исемендәге яшь тамашачы театры АФИШАсы /октябрь /

4 октябрь / “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” / К. Дикамилло, тәрҗ. Н.Кәримова (әкият)


Абилин исемле кыз фарфор куянын югалта. Шунда куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте башлана да инде: аның юлында яхшы һәм яман, явыз һәм мәрхәмәтле кешеләр очрый. Кечкенә хуҗасының аңа карата булган җылы мөнәсәбәтен моңарчы аңламаган куян үзгәрә башлый. Үзе фарфор булса да, күкрәгендә чын йөрәк типкән Эдвард белән нәрсәләр булып бетәр соң? Абилин белән алар кабат очраша алырлармы?

Башлану вакыты: 13:00



5 октябрь / «Гашыйклар утравы» / Р.Сәгъди (музыкаль комедия)


Өч егет армиядән кайтканда тимер юл вокзалында очрашалар. Егетләрнең берсе – Инсафка өйгә тизрәк кайтып сөйгәне белән туй ясарга тели. Әмма Ләйсән традицион туйны теләми. Ул никахны күктә үткәреп, парашюттан сикерергә хыяллана. Инсаф һәм аның дуслары бу тәкъдимне ишетеп уйга калалар. Тиздән авылга вертолет белән Инсафның командиры килеп төшә. Парашют белән сикерүгә әзерлекләр башлана. Бу вакытта кияү дусларында план туа...

Башлану вакыты – 18:00




ТАГЫН УКЫРГА:
КАРИЕВ ТЕАТРЫ БҮТӘН «КВАРТИРАНТ» ТҮГЕЛ



6 октябрь / “Убыр Шоу” / З.Хөснуллина (музыкаль әкият)


“Убыр-Шоу” - балалар өчен заманча музыкаль әкият. Әкияттә Убырлы карчык бөтен җәнлекләрне кар белән күмеп китә. Барлык кош-кортлар, җәнлек-хайваннар җыелып киңәшәләр һәм Убырлы карчыкның күңелен эретер өчен махсус тамаша – бал үткәрергә телиләр. Шуннан тамаша башланып китә. Спектакль уен-бию белән үрелеп бара.

Башлану вакыты: 12:00



6 октябрь / “Артист” / Р.Зәйдулла (комедия)


Г.Кариев әсәре буенча куелган «Артист» комедиясе (пьесаны Р.Зәйдулла үзгәртеп эшләде) – шул чорда төрле авырлыклар кичеп, ачлы-туклы ижат итүче артистларның яшәешен, көнкүрешен чагылдырган документаль әсәр. Спектакль 19 гасырның реаль вакыйгаларына нигезләнгән, анда татар театрының тууы турында бәян ителә. Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская яшь таланлы артистлар белән “Сәйяр” труппасыннан китә. Труппа таркала! Кая барырга? Ләкин Кариев белән Сакмарский югалып калмыйлар...

Башлану вакыты 18:00



7 октябрь / “Саранлыктан дәва” / В. Илюхов, тәрҗ.Х.Уразова (әкият)


Убырлы карчыкның саранлык һәм усаллык тулы сандыгы Урман хуҗасының кулына эләгә. Убырлык карчык төрле хәйләләр белән сандыкны кулга төшерергә тели һәм көннәрнең берендә ул Урман хуҗасы йортына керә, саранлык порошогын алырга тели, ләкин ялгышлык белән Саранлык бөтен дөньяга тарала. Урманда яшәүче җәнлекләр шушы саранлык авыруы белән авырый башлыйлар. Әгәр урман җәнлекләре дуслашып, берләшеп, шушы авыруга каршы көрәшмәсәләр, Яз вакытында килмәскә мөмкин!

Башлану вакыты 12:00



7 октябрь / “Бер мәхәббәт тарихы”/ (Р.Шәриф) (мелодрама)


Еллар гыйбрәтле язмышлы кешеләрне бер очраштырып, гомерләрен үзгәртеп куярга мөмкин. Шулай олы яшьтәге карт белән карчык очраклы рәвештә очрашып, бер-берләрендә күптәнге танышларын таба! Ике ялгызның шушылай башланган уртак вакыйга үрелешен, моның ни белән тәмамлануын беләсегез килсә, спектакльгә рәхим итегез!

Башлану вакыты: 18:00



8 октябрь / “Бию юлында” / “Калеб” яңа буын җыены


Нәрсә ул татар халык биюе? Башка халыкларныкыннан кайсы ягы белән аерыла? Нинди этаплар кичергән? Аутентик һәм апгрейд – әлеге төшенчәләрне халыкның милли-мәдәни мирасын саклаучы бер феномен булган, аның архетипларын, кодларын сыйдырган биюгә карата кулланырга мөмкинме?

Башлану вакыты 19:00



11 октябрь / «Мәхәббәт күгәрченнәре» / В.Гуркин, тәрҗ. Х.Ибраһим (комедия)


Спектакль – легендар фильм “Любовь и голуби”ның театральләштерелгән варианты. Төп герой – Васил хатыны Надия һәм өч баласы белән яши. Надия иренең күгәрченнәр үрчетүен акчаны суга салу дип карый. Көннәрнең берендә Васил эш урынында җәрәхәтләнә һәм аңа диңгез буена юллама бирәләр. Ул анда Рәйсә исемле ханымга гашыйк була һәм нәтиҗәдә диңгез буеннан аның янына кайта. Бу хәбәрне гаилә бик авыр кабул итә. Әмма Васил һәм аның гаиләсе өчен яңа сынаулар башлана гына әле...

Башлану вакыты 18:30



12 октябрь / “Башмагым” / Т.Гыйззәт (музыкаль комедия)


Кәрим бай Түбән Новгород ярминкәсендә үз товарын уңышлы гына сатып бәйрәм оештыра. Ә икенче көнне аны талаганнары ачыклана. Моны белеп алган Зыя бай аңа үзенең шушы югалган вексельләр исәбенә кече кызы Сәрвәргә өйләнә алуын сиздерә һәм кәләшкә вәгъдә бүләге буларак бик матур башмаклар биреп җибәрә. Сәрвәр һәм аның мәхәббәте Галимҗан да үз бәхетләре өчен көрәшергә әзер.

Башлану вакыты 18:30



13 октябрь / “Алмачуар” / Ф.Галиев (риваять)


Әлеге спектакль Г. Ибраһимовның әсәренә нигезләнеп язылган. Анда бер үк вакытта өч төрле тормыш күрсәтелә: атлар, кешеләр, бүреләр тормышы һәм кешеләрнең табигатькә карашы.

“Алмачуар” бер сулышта карала. Спектакльнең сәнгати образы һәм артистлар ансамбле уены, “һәр җан иясе өчен – дөнья бер”, - дигән уйга инандыра.

Спектакль “Әкияти палитра” фестивалендә "Иң яхшы спектакль" номинациясендә Гран-прига һәм "Тамашача мәхәббәте" номинациясендә дипломга лаек була.

Башлану вакыты 13:00



13 октябрь / “Супер кияү” / Т.Миңнуллин (моңсу комедия)


Вакыйга бухгалтериядә бара. Андагы эш шактый бертөсле, бухгалтерия, гомумән, күңелле вакыйгаларга саран җир. Әмма, монда, алты хатын-кыз эшләгән бухгалтериядә эшләр башкачарак. Чөнки алты хатын-кыз янында бер бик шаян телле, җыр сөюче, киң күңелле бер ир-ат та эшли. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович кешеләрне үзенә тартып тора, сөйкемле сөяге бар. Ә менә шушы алты хатын-кызның һәркайсы белән нинди мөнәсәбәтләр урнаша соң?

Башлану вакыты: 18:00



14 октябрь / “Алхимик” /П.Коэльо (маҗаралы сәяхәт)


Заманабызның, иң яман чире наркомания тозагына эләгеп, бик күп яшь гомерләр өзелә... "Алхимик" спектакле шушы афәттән котылу юлларын эзләргә өнди, наркотиклар куллануның фаҗигага алып баруын кисәтә.

Төп герой Илдус – наркоман. Ул күп итеп наркотик кулланганнан соң аңын җуя һәм П.Коэльоның "Алхимик” китабына эләгә. Илдус “Алхимик” геройлары белән бергә сәяхәт итә һәм яхшылыкка омтылырга, максатларга ирешергә кирәклеген аңлый. Иң мөһиме – ул наркотиклардан котылырга тели.

Башлану вакыты 13:00



14 октябрь / “Нигез ташлары” / Т.Миңнуллин (мелодрама)


Гарифулла карт үзенең хатыны Гөлҗиһан белән авылда яши, ә аларның дүрт улы - шәһәрдә. Көннәрнең берендә алар әтиләре йортына кайтып төшәләр, “әтиләре үлем түшәгендә” ята. Шул рәвешле, мөһим мәсьәләләрне чишәр өчен Гарифулла карт аларның барысын бергә җыя. Гарифулла балаларын аңлый алмый. Аны оныгы Флорид кына аңлый, ул аның белән генә уртак тел таба. Үзенең әйтергә теләгән сүзләрен Гарифулла аның аша җиткерә.

Башлану вакыты 18:00



15 октябрь / “Әлиф” / Нурбәк Батулла (пластик спектакль)


1927 елда татар алфавитының латинга күчерелә. 1939 нчы елда кирилл хәрефләренә күчү сәбәпле, 7 хәреф кыскартыла. Шунлыктан, тел үзенең тирәнлеген, аһәңлелеген югалта. “Әлиф” спектакле авторлары гарәп хәрефләренә нигезләнгән алфавитны бию ярдәме белән язып, борынгы чорда иҗат иткән шагыйрьләрнең әсәрләредәге үз ритмы, формасы, рифмасы, стиле һәм беренчел мәгънә төсмерен тоярга омтыла.

Башлану вакыты 19:00



18 октябрь / “Зәйтүнәкәй /Р.Батулла (драма)


Драма татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәм Зәйтүнә Мәүлүдованың саф мәхәббәте турында уйлануларны чагылдыра. “Ни өчен Зәйтүнә белән Тукай кавышмаган?”, “Ни сәбәпле Тукай Зәйтүнәгә карата олы мәхәббәт хисе кичерә торып та аннан баш тарткан?” дигән сорауларга җавап эзләнә. Спектакльнең җыр-моң белән үрелеп баруы тамашачы күңелен яулый, Тукай яшәгән чорга якынайта.

Башлану вакыты 18:30



19 октябрь / “Галиябану”/ М.Фәйзи (музыкаль драма)


Спектакль нигезендә М.Фәйзинең әсәре ята. Әсәр үзәгендә 2 гашыйк – Галиябану белән Хәлил мәхәббәте сурәтләнә. Алар балачактан таныш һәм туй ясарга җыеналар. Тик ике гашыйк арасына Галиябануны яраткан һәм аның игътибарын яуларга теләгән Исмәгыйль керә.

Башлану вакыты 18:30



20 октябрь / “Бүре һәм Кәҗә” / Р.Корбан (музыкаль әкият)


Кәҗә дүрт бәтие белән урман аланында яши. Ул һәр иртәдә урманга чыгып китеп, үләннәр җыеп кайта. Китәр алдыннан һәм өйгә кайткач ул кәҗә бәтиләренә җыр җырлый. Бүре кәҗә бәтиләрен тотып ашарга хыяллана, ләкин бәтиләр әниләре сүзеннән чыкмыйлар. Бүре хәйләгә бара. Ул Кәҗәнең җырын ятлый һәм йортына килеп, шушы җырны җырлый. Шуннан нәрсә булыр? Бүре теләгәненә ирешә алырмы?

Башлану вакыты – 12:00



20 октябрь / “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” /Р. Вәлиев (музыкаль комедия)


«Əйдə барыйк, кызлар карыйк!» ремейкы - поп-арт элементлары кертелгән спектакль.

Төп герой Әфләтүн – төнге клуб ди-джее, ул кызларны еш алыштырып тора. Ә аның дуслары – авыл егетләре, Әфләтүн аркасында сөйгән кызларсыз калалар, шуңа күрә аңа сабак бирергә уйлыйлар. Яңа ел кичендә алар тырышлыклары, хәйләкәр булулары һәм үҗәтлекләре ярдәмендә үзләренең мәхәббәтләрен табалар. Тормышында күп хата ясаган Әфләтүн дә ахырдан хатасын таный һәм кичә җыр-бию белән дәвам итә.

Спектакль – башыннан алып ахырына кадәр җыр-бию белән үрелеп бара.

Башлану вакыты 18:00



21 октябрь / “Килмешәк” / Х.Ибраһим


Тавык кетәклегендә көтелмәгән вакыйга була: бер ояда зур гына йомырка табалар. Көннәрнең берсендә аннан бик зур кош чыкканнан соң, тавык куркып кала һәм аннан баш тарта. Яңа гаилә әгъзасын Килмешәк дип атыйлар. Шул көннән Килмешәкнең маҗараларга бай тормышы башланып китә.

Башлану вакыты: 13:00



21 октябрь / «Гашыйклар утравы» / Р.Сәгъди (музыкаль комедия)


Өч егет армиядән кайтканда тимер юл вокзалында очрашалар. Егетләрнең берсе – Инсафка өйгә тизрәк кайтып сөйгәне белән туй ясарга тели. Әмма Ләйсән традицион туйны теләми. Ул никахны күктә үткәреп, парашюттан сикерергә хыяллана. Инсаф һәм аның дуслары бу тәкъдимне ишетеп уйга калалар. Тиздән авылга вертолет белән Инсафның командиры килеп төшә. Парашют белән сикерүгә әзерлекләр башлана. Бу вакытта кияү дусларында план туа...

Башлану вакыты – 18:00



25 октябрь / “Супер кияү” / Т.Миңнуллин (моңсу комедия)


Вакыйга бухгалтериядә бара. Андагы эш шактый бертөсле, бухгалтерия, гомумән, күңелле вакыйгаларга саран җир. Әмма, монда, алты хатын-кыз эшләгән бухгалтериядә эшләр башкачарак. Чөнки алты хатын-кыз янында бер бик шаян телле, җыр сөюче, киң күңелле бер ир-ат та эшли. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович кешеләрне үзенә тартып тора, сөйкемле сөяге бар. Ә менә шушы алты хатын-кызның һәркайсы белән нинди мөнәсәбәтләр урнаша соң?

Башлану вакыты: 18:00



ПРЕМЬЕРА


26 октябрь / «Ут чәчәге»/ З.Хөснияр (Мелодрама)


«Наркомания белән көрәшеп була!” – Зиннур Хөсняирның әсәре шул хакта бәян итә. Ә бу дөреслеккә туры киләме соң? Мәликә әтисе үлемен бик авыр кичерә, бу вакытта ул бигрәк тә әнисенә мохтаҗ. Ә Гөлчәчәк шәхси тормышы белән мәшгуль. Кыз бу чынбарлык белән яши алмый, аның яратасы һәм яратыласы килә, тик моңа башка дөньяда гына ирешергә мөмкин дип уйлый. Ул наркоманга әверелә... Бу афәттән Мәликәне әнисе коткара алырмы?

Башлану вакыты 18:30



27 октябрь / “Әйт әле, күбәләк”/ Т.Миңнуллин (музыкаль мистерия)


Пьеса Тукайның балачагына алып кайта. Апуш ятим калган, аны Казанга Печән базарына алып барып, башка гаиләгә тәрбиягә бирергә тиешләр. Әлеге спектакль нәни Апушның шәһәргә китәр алдыннан кичергән уйлары, әкият геройлары белән очрашулары турында бәян итә.

Башлану вакыты 13:00



27 октябрь / «Мәхәббәт күгәрченнәре» / В.Гуркин, тәрҗ. Х.Ибраһим (комедия)


Спектакль – легендар фильм “Любовь и голуби”ның театральләштерелгән варианты. Төп герой – Васил хатыны Надия һәм өч баласы белән яши. Надия иренең күгәрченнәр үрчетүен акчаны суга салу дип карый. Көннәрнең берендә Васил эш урынында җәрәхәтләнә һәм аңа диңгез буена юллама бирәләр. Ул анда Рәйсә исемле ханымга гашыйк була һәм нәтиҗәдә диңгез буеннан аның янына кайта. Бу хәбәрне гаилә бик авыр кабул итә. Әмма Васил һәм аның гаиләсе өчен яңа сынаулар башлана гына әле...

Башлану вакыты 18:00



28 октябрь / “Керпе малае дуслар эзли” / Р.Корбан (әкият)


Керпе малае Көрән үзенең энәләре аркасында һәрвакыт авырлыклар кичерә. Тиенкәй һәм Куянкай аның белән уйнаганда кулларына керпе энәләре кадала. Шуңа күрә аны куып җибәрәләр. Көрән ачуланып энәле тунын салып ата. Әмма Куянкай белән Тиенкәй, андый керпе булмый, дип аны куып җибәрәләр. Шуннан керпе Төлке малае Түләнкәй белән очраша.

Башлану вакыты 13:00



28 октябрь / “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз”/ И.Юзеев (музыкаль комедия)


18 яшьлек Гөлүс белән Нәзнинә бер-берләрен яраталар һәм өйләнешәбез диләр. Гөлүснең әти-әнисе – Баязит белән Зөлфия башта аптырап калалар, аннары алларына бәла килеп баса: яшьләргә торырга фатир кирәк. Бу хәлдән чыгуның бердәнбер юлы: алар аерылышырга тиеш! Җиңел, музыкаль, шаяру, эчтәлеге буенча кызыклы әлеге комедия тәрбияви максатларны да күздә тота. Һәм ул яшьләргә үз бәхетеңне үзең төзергә кирәклеге турында искәртә.

Башлану вакыты: 18:00


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев