Логотип Идель
Афиша

КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА СЕЗОНЫН АЧА

6 октябрьдә 19.00 сәгатьтә легендар "Зәнгәр шәл" спектакле белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 112нче сезонын ачып җибәрә, ә 7 һәм 8 октябрьдә узган сезоннын премьерасы - И.Юзеевның "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакле тәкъдим ителәчәк. Яңа сезонда Камал театры тамашачыларын Зур һәм Кече сәхнәдә берничә премьера көтә. Зур сәхнәдә өстенлек татар классик әсәрләренә бирелә. Кече сәхнәгә театр яшь режиссерларны замана драматурглары әсәрләрен куярга чакыра.

Яңа сезонның беренче премьерасы - Кече сәхнәдә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куелышында, Сөмбел Гаффарованың "Килмешәк" бер актлы пьесасы. Пьеса Норвегия-Кытай-Россия илләренең уртак проекты, ул кешеләрнең һәм халыкларның мәҗбүри күчеп китү һәм миграция темасына багышланган.

7 ноябрь - Камал театры өчен үзенчәлекле дата. Татар сәхнәсенең бөек реформаторы Марсель Сәлимҗановның туган көне. 2002 елдан Фәрит Бикчәнтәев инициативасы буенча әлеге истәлекле көнне премьера белән билгеләп үтү традициясе барлыкка килде. Н.Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" спектакле театр өчен нәкъ менә шундый, символик әсәр. Әлеге пьесаны иҗат итәргә яшь режиссер Илгиз Зәйниев алынды. Әлеге әсәрне ул шигъри театр чаралары аша күрсәтә, анда көнкүреш һәм тарихи конкретика юк, ләкин безнең күз алдында иллюзияле, өрәкле, образлар, метафоралар һәм серләр тулы дөнья туа. Спектакльдә труппаның зур өлеше катнаша, а баш рольләр татар яшьләренең кумирлары Эмиль Талипов һәм Ләйсән Фәйзуллинага бирелгән.

Декабрьдә татар әдәбиятының классигы Аяз Гыйләҗевнең Фәрит Бикчәнтәев куелышында "Әтәч менгән читәнгә" әсәре сәхнәләштерелә. Баш рольдә -  күп еллар дәвамында иҗади эзләнүләрдән соң театрга кире әйләнеп кайткан Рамил Төхвәтуллин.

Февральдә Фәрит Бикчәнтәев 2000-нче еллар башы хиты -  Зөлфәт Хәкимнең "Килә ява, килә ява..." комедиясен яңартып куячак. Ә апрельдә татар режиссурасының балкып килүч йолдызы Айдар Җаббаров (Камал театрында ул "Ленсовет" һәм "Современник" театрларында спектакльләр куйган арада иҗат итә) Гаяз Исхаки әсәрләре буенча куелган "Тормышмы бу?" спектаклен иҗат итәчәк.

112нче сезонда шулай ук Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов, Татарстанның халык артисткалары Люция Хәмитова, Илсөя Төхвәтуллинаның юбилей кичәләре көтелә.

Юбилей чараларыннан башка Камал театрының яңа сезонында Татарстанның Кама елгасы аръягы - Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләренә традицион гастрольләр каралган. 9-14 декабрьдә Камал театры янәдән "Һөнәр" татар яшь режиссура фестивлен үткәрә.  Декабрьдә "Яңа татар пьесасы - 2017" конкурсы җиңүчеләре исемнәре билгеләнә. 2018 елның май ахырында Төрки халыкдарның V "Нәүрүз" Халыкара театраль уку-укыту форумы узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев