КАМАЛ ТЕАТРЫ БӘЙРӘМЕНӘ ЧАКЫРА!
22 декабрьдә татар театры барлыкка килүгә 110 ел тула. 1906 елда нәкъ шул көнне беренче татарча спектакль уйналган бит!
1907 елда беренче профессиональ татар труппасы оеша. 1926 елда театрга “Академия”, ә 1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камал исеме бирелә.

Шуңа күрә бу көннәрдә Г.Камал театры бәйрәм чаралары уздыра. Бәйрәмгә сине дә чакыралар!
22 ДЕКАБРЬ
Юбилей кичәсенең программасы 2 өлешкә бүленгән. Беренче бүлек театрының 110-еллык тарихына багышлана. Сәхнәдә "Зәңгәр шәл", "Дивана", "Банкрот", "Мулла", "Арбалы хатыннар", "Әрем исе", "Йөзек кашы", "Үлеп яратты", "Мәхәббәт FM", "Дон Жуан" һәм "Бабайлар чуагы" спектакльләреннән өзекләр күрсәтеләчәк. Кичә барышында театр үзенең тарихындагы әһәмиятле даталарга тукталып, соңгы унъеллык иҗатына аерым игътибар белән күзәтү ясаячак.
Тантаналы кичәнең икенче өлешендә театрның коллегалары котлаулары көтелә
23 ДЕКАБРЬ
Кичәнең беренче өлеше, шулай ук спектакльләрдән өзекләр белән башланып китә. Икенче бүлек Камал театры актерлары котлауларыннан тора. Музыкаль, шигъри, бию номерлары белән театрның иң олы артистлары да, иң яшь артистлары да, урта яшьтәгеләре дә чыгыш ясаячаклар.
Кайчан: 22-23 декабрь, 19.00 сәгатьтә
Кайда: Татарстан урамы, 1 йорт
Билетлар: kamalteatr.ru сайтында һәм кассада
Белешмә өчен: (843) 293-03-74
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев