Афиша
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт театры “Балачак бәйрәме” уздыра!
Кайда: Тинчурин паркында узачак.
Кайчан: 1 июнь көнне, 12.00 сәгатьтә.
1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне. Әлеге көнне илдә, республикада балалар катнашында төрле бәйрәм чаралары уза. Тинчурин театры да әлеге бәйрәмне игътибарсыз калдырмый. 2015 ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы булганлыктан, театр үткәрәчәк “Балачак бәйрәме” дә 1 июнь көнне, 12.00 сәгатьтә Тинчурин паркында узачак.
Бу көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланып, балалар арасында уздырылган рәсемнәр бәйгесенең нәтиҗәләре дә игълан ителәчәк. Бәйгедә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, диплом, рәхмәт хатлары тапшырылачак.
“Балачак бәйрәме”ндә балалар өчен кызыклы уеннар, күңелле стартлар үткәрү күздә тотыла. Нәни дусларыбызның үз сәләтләрен җыр, бию һәм нәфис сүз сөйләүдә сынап карарга мөмкинлекләре бар.
Шулай ук, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры нәни тамашачыларына ачык һавада әкиятләрдән өзекләр дә күрсәтәчәк.
Матур җыр- биюләр белән үрелеп барган "Балачак бәйрәме" нәни тамашачыларыбызга һәм аларның әти- әниләренә ошар дип ышанып калабыз!
Балаларыбыз сау- сәламәт, йөзләрендә һәрвакыт елмаю булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 марта 2026 - 07:15
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНДА ИХТЫЯҖ БУЛГАН ҺӨНӘРЛӘР БУЕНЧА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ АРТТЫРЫЛАЧАК
-
17 марта 2026 - 13:11
«ТАТАР ТЕЛЕ – ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ 23 МАРТКА КАДӘР ОЗЫНАТЫЙЛДЫ
-
17 марта 2026 - 11:58
РОССИЯ МӘКТӘП МУЗЕЙЛАРЫ ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
-
16 марта 2026 - 10:38
«КАДРЛАР РЕЗЕРВЫ» ПРОЕКТЫ: ТАТАРСТАНДА ЯШЬЛӘР ЛИДЕРЛАРЫН ЭЗЛИЛӘР
Нет комментариев