Логотип Идель
Афиша

КҮРЕГЕЗ - "БИЮ ПӘРИЕ"!

“Бию пәрие” авырткан җиреңне чеметеп тә ала, эч катканчы көлдерә дә. Əгәр алдан белгән булсам, билләһи, хәзерләнеп барган булыр идем. Ə әлегә бу тамашаны театраль-биюле шедевр дип “кенә” әйтә алам.

Камал театры өчен җырлы-биюле постановкалар гадәти булса да, күп өлеше белән хореографиягә нигезләнгән спектакль — яңа күренеш. Ике пәрдәлек хореографик хыял, чыннан да, әлеге театр өчен яңа формат.


Specially for Илдус Габдрахманов


“Бию пәрие” бу очракта – каламбур, сүз белән уйнау. “Дию пәрие” сүзен үзгәртеп ясалган әлеге гыйбарә татар теле өчен яңа һәм бераз ят чагыштыру. “Дию пәрие” – татар һәм башкорт мифологиясендә иң түбән дәрәҗәле мифик затлар. Казан татарлары мифлары буенча дию пәриләре җир астында, диңгез төбендә үз калаларында яшәгәннәр. Җир өстендә алар күренми калу сәләтенә ия булганнар, ә кешеләргә бары кеше кыяфәтендә генә күренгәннәр. Шулай итеп, чибәр кызга әйләнеп алар кешеләргә кияүгә чыга, яки өйләнә алганнар.

“Бию пәрие” спектаклен кую идеясе Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахмановның юбилей кичәсеннән соң туган. Ул вакытта Камал театрының танылган артисты гадәти форматтагы юбилей кичәсе белән генә чикләнмичә, драматург, режиссер Илгиз Зәйниевтән гомерен биюгә багышлаган кеше турында кыска гына пьеса язып, аны сәхнәгә куюын сораган булган. Тамашачылар исә спектакльне репертуарга кертүне сораганнар. Шулай итеп, Илгиз Зәйниев пьесага яңа күренешләр өстәгән, һәм җәй көне репетицияләр башланган. Авторның тирән фикерләре спектакльдә биюле комедия формасы аша җиткерелә.

Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов инде яз көне үк "Бию пәрие" спектакленә әзерлек баруы турында сөйләгән иде. Бу кадәр хореографик номерларны башкарып чыгарга, чыннан да, шактый әзерләнергә кирәк. Моның кадәр дәрәҗәдә пластикага ия булу, ритмны тою, гомумән, бию белән яшәү сокландыргыч! Минемчә, бу – Илдус Габдрахмановның бөтен иҗади мөмкинлекләрен ачып сала торган спектакль.


Хип-хоп, дэнс-баттл һәм “танец белых лебедей”


Спектакльдәге вакыйгалар Казанда бию залында бара. Актерлык курсы студентлары бию хәрәкәтләрен өйрәнә. Әлеге залда бер генә артык әйбер дә юк: станок, мата, колонкалар, шар, фортепиано, җилләтү өчен ачыла торган тәрәзәләр. 18 ел элек Казаннан Мәскәүне яуларга киткән, үз сәнгатенә гашыйк булган биюче Сәяр Рәмиев (Илдус Габдрахманов) кабаттан туган шәһәренә кайта. Биредә ул яшьлек мәхәббәте Диләрә Әсхәтовнаны (Ләйсән Рәхимова) очрата. Һәм нәкъ шушы вакытта ул үзенең тормыш кыйммәтләрен аңлый. Туган шәһәренә, үзенә якын булган кешеләр янына кайту аның күзләрен ача.

Тамаша башланганчы ук “Әлеге хикәят безнең мохиттә булырга тиеш түгел. Тик хыялда бар нәрсәнең дә булуы мөмкин. Без театрга чынбарлыкны түгел, хыял эзләп киләбез” дип “кисәтеп” куя. Тамаша барышында Сәяр Рәмиев образы Илдус Габдрахмановка шулкадәр туры килеп тора: әйтерсең лә ул һаман да 18 яшьлек актер-биюче егет. Актерның төрле стильдәге биюләрне бик оста башкарып чыга алуына сокланмый мөмкин түгел. Әле хип-хоп бии ул, әле – танго, хәтта балет пачкасы киеп, "танец белых лебедей" да башкара! Рэп-баттлдагы брейк-дэнс бию дә Сәяр өчен берни түгел. Уен-көлкене кушып сөйләшергә яраткан Сәяр тыштан шаян-шук булып күренә. Тик чынлыкта ул үзенең күңел кылларын тибрәткән фикерләрне шушы юмор артына яшерә. Башка шәһәргә китеп котылмакчы булса да, үз-үзеңнән качып булмаганын соңыннан гына аңлый.



Диләрә Әсхатовна да Сәяр белән аралары бер пешкәч, аның кабаттан кайтып, йөрәк яраларын яңартуына әллә ни шатланмый. Зирәк хатынга әйләнеп өлгергән бу кыз хәзер үз бәясен белә, Сәяр белән үзе арасында киртә кора (спектакльдә әлеге киртә символы булып станок тора). Икесе башкарган җырдагы сүзләр дә моңа дәлил:

“Без икебез ике ярда, упкын ята араларда,
Урау-урау еллар ята, бер көлдерә, бер елата”.


Бию пәрие һәм пәричеге


Сәяр бию кабинетында идәндә йоклаган вакытта тәрәздән бер кеше керә. Әнисе – Диләрә Әсхәтовнадан качып репетиция ясарга килгән Сәйдәш (Артур Шәйдуллин) булып чыга бу. Хип-хоп стилендә киенгән, үзен иң шәп биюче дип санаган егет Сәяргә бик охшаганын сизә һәм аңлый бу - аның әтисе. Сәйдәш үзе дә, әтисе кебек, сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел, каршы дәшә алмаслык итеп җавап бирә, куркусыз фикерләре белән шаккаттыра. “18 ел буе алимент түләтмәдек, бер шаурмалык кына җыелгандыр бит?!” дию ни тора. 21 гасыр яшьләре белән дә уртак фикерләр бәйли аны: әнисе каршы булганга ул биюче була алмый, ә үзе теләмәгән җирдә - Елга техникумында слесарьга укырга мәҗбүр. Әлеге спектакль – Артур Шәйдуллин өчен хореографик дебют. Спектакльдә Сәяр аңа бию пәрие баласы — “пәричек”, дип исем куша, ләкин, бәлки, ул Камал театрында Илдус Габдрахмановның юлын дәвам итүчедер.



Спектакльнең музыкаль бизәлешенә дә “афәрин!” диясе генә килә. Композитор Эльмир Низамов иҗат иткән көйләргә салынган, Сәяр белән Диләрә Әсхәтовна башкарган лирик җырлар йөрәккә үтеп керә, Илгиз Шәйхразиев җыры астына Сәяр белән Сәйдәшнең биюе утыргычтан кубып, хип-хоп биисе килү теләге уятса, Илүсә Хуҗина башкаруындагы бишек җырына Сәйдәш белән студент кызның (Ләйсән Фәйзулина) ана белән ул биюен башкаруына гаҗәпкә каласың.

Әби-бабайлар да буги-вуги бии


Пианист Әзһәр Соломонович (Илтөзәр Мөхәммәтгалиев) исә үзенең төртмә теле белән аерылып тора. Әлеге герой тормышның төрле проблемалы якларын сарказм аша җиткерә белә. Тел мәсьәләсенә дә кагыла ул. Үзе русча-татарча “ботка” болгатып сөйләшкән пианист “Между прочим, татарча сөйләшү опасно. Скоро могут за это ввести под следствие!” ди. Без – бүген барыбыз да күпмедер дәрәҗәдә – Әзһәр Соломоновичлар. Йә, әйтегез, кем рус-татар сүзләрен кушмыйча, чип-чиста татарча сөйләшә ала? Андыйлар булса да, бармак белән санарлыктыр. Булдыра алмаган студентларны да ул агачтан ясалган буратинолар, дип сүгәргә дә күп сорап тормый. Аны автор сүзләрен әйтүче дип әйтергә дә мөмкин. Хәзерге Instagram заманында  “Кеше, чем глупее, тем популярнее”, “Бер көнлек кешеләр модада” дигән сүзләре колакны ярып керә һәм йөрәккә кадала.



Гомумән, әлеге спектакльдә барысы да үз урыныныда кебек: Камал театрының яшь составын татар актёрларның курсы студентларына әйләндерсәләр, урта буын актерларын алдан картайтып, әби-бабайларга “әверелдереп” куялар. Араларында танылган прокурор Кәримә Галимовна (Алсу Каюмова), гинеколог Шамил Фәрвазович (Минвәли Габдуллин), дары зоводында эшләгән Бахман Кочубеевич (Радик Бариев), әдәбият белгече Нурфигаль Бариевна (Миләүшә Шәйхетдинова), караклык өчен төрмәдә утырган Фоат Миндубаевич (Искәндәр Хәйруллин) бар. Тик алар кимен куймый: яшьләрне дә буги-вуги, рок-н-ролл белән шаккаттыра. Авырган әби-бабайлар да, Сәярнең бию җене кагылгач, терелә, хәтта дөньяга икенче күзлектән карый башлый.


Үз-үзеңә юлны ничек табарга?


Әзһәр Соломоновичка Нурфигаль Бариевнаны каратырга ярдәм итеп, мәхәббәткә күпер салырга булышса да, үзенең тормышын хәл итереп бетерә алмый Сәяр. Шуңа ул тагын туган шәһәреннән генә түгел, үзеннән качарга тели. Шул вакытта аңа улы Сәйдәш кенә “Каядыр китеп, үз-үзеңнән качып булмый” дигәнне аңлата. Нәкъ менә Сәяр белән Сәйдәшнең кара-каршы сөйләшүе бию пәриенең күңелен ачарга, проблемаларны хәл ителешенә юл ача башлый. Әле улының 18 яшь булуына карамастан, шундый зирәк булуына да шакката Сәяр. “Пәри малае, бер сүз әйтеп булмый моңа” дип аптырый ул. Ә Сәйдәшнең әнисенең туган көненә әзерләгән биюе Сәярнең күңелен тулдыра.



Казанга танышы Нәфисә (Илсөя Төхвәтуллина) чакыруы буенча кайткан Сәяр бию театры өчен номер куярга тиеш. Һәм ул аны актерлык курсы студентлары белән бергә башкара. Ә ахырдан “вишенка на торте” булып, Мэрилин Монро образында эффектлы итеп Нәфисә чыга. Иренең мондый номер белән килешми хәле юк. Шушы хәлләрнең барысы да Сәярне Казанда калырга мәҗбүр итә. Ниһаять, ул үзенең күңеле кушканны эшли.





Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар Г.Камал театры сайтыннан алынды

ТАГЫН УКЫРГА:


ТеатрLife: КАМАЛ АРТИСТЛАРЫ ҖӘЯҮ ЙӨРИ ҺӘМ ЯШЕЛЧӘ АШЫЙ! /ФОТО, ВИДЕО/


КАМАЛ АРТИСТЛАРЫН НИНДИ БҮЛӘКЛӘР БЕЛӘН ШАККАТЫРАЛАР? /ФОТО, ВИДЕОСЮЖЕТ/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев