Афиша
ИРТӘГӘ КАЗАНДА КЫШКЫ КИТАП ФЕСТИВАЛЕ АЧЫЛА
Иртәгә Казанда Кышкы китап фестивале ачыла. Шәһәрнең төрле мәйданчыкларында фестивальнең параллель программалары – лекцияләр, экскурсияләр һәм фортепиано концерты да үтә.
ЛЕКЦИЯЛӘР
10 декабрьдә Казан федераль университетында
- 13 сәгать 30 минутта Илья Утехинның «Визуальная антропология» лекциясе,
- 14 сәгать 30 минутта Артемий Магунның «Некоторые аспекты диалектической философии в работах Бориса Поршнева» лекциясе каралган.

КОНЦЕРТ
- 19:00 сәгатьтә Казан Ратушасында Владимир Мартыновның «Gradus ad Parnassum» («Парнаска юл») исемле фортепиано концерты башланып китә. Концертка керү бушлай.
ЭКСКУРСИЯ
11 декабрьдә
- 14 сәгатьтә Г.Камал театры янында экскурсовод, тәрҗемәче Илнур Низамиевның “Татар мәгърифәте тарихы” исемле экскурсиясе башлана. Театр тирәсендәге урамнар аша үтә торган экскурсия нәширләр, меценатлар, драматурглар, мөгаллимнәр турында мәгълүмат бирәчәк, үткән гасыр башындагы китап бастыру эше һәм публицистика, Кәрим Тинчурин, Сара Садыйкова һәм Бакый Урманчелар белем алган уку йортлары турында сөйләячәк. Экскурсия марштурты ике музей – Шиһабетдин Мәрҗани музей-йорты һәм Каюм Насыйри музее аша уза. Ул ике сәгатькә исәпләнгән.
ТАГЫН БЕР ЛЕКЦИЯ
- Фестивальнең икенче көнендә Профсоюз урасының 22 нче йорт адресы буенча урнашкан «Сирия» кафесында шәрыкъ белгече Евгения Хәмидовның «Сез белмәгән Сирия» дип аталган лекциясе көтелә.

Хәбәр “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
Нет комментариев