Афиша
Тинчурин театры 81 нче театраль сезонын яба.
25 июньдә 18.30 сәгатьтә Тинчурин театры Ш.Фәрхетдинов пьесасы буенча куелган «Эх, алмагачлары!» комедиясе белән 81 нче театраль сезонын яба. 
Бу сезон Тинчурин театры өчен, һичнинди арттырусыз, гаять уңышлы булды. Сезон җитди драмаларга, шулай ук комедияләргә бай булып, театрыбызның иҗат коллективы югары профессиональ дәрәҗәдә икәнлеген тагын бер кат дәлилләде. Искә төшерерлек эшләребез, киләчәктә ирешәсе хыял- уйларыбыз бар, дип нәтиҗә ясый театрның матбугат үзәгеннән Рузалия Тимербаева.
Былтыр 15- 21 сентябрь көннәрендә К.Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестивале узды. Әлеге фестивальдә Казакъстан, Калмыкия, Башкортстан, Чувашия һәм Татарстан Республикасы театрлары катнашты.
Сезонның иң истә кала торганы - сезон премьералары. Быел барлыгы алты премьера спектакле чыгарылды. Болар:
Ф. Яруллин, «Бер күрешү - үзе бер гомер!» (режиссеры - Рәшит Заһидуллин);
И. Юзеев, «Гашыйклар тавы» (режиссеры - Резеда Гарипова);
Ф. Г. Лорка, «Өметсез хыяллар» ( режиссеры - Рәшит Заһидуллин);
Р. Харис, Э.Низамов, «Кара пулат» (режиссеры - Георгий Ковтун);
Ш. Фәрхетдинов, Р. Заһидуллин, «Эх, алмагачлары!» (режиссеры - Рәшит Заһидуллин);
Ш. Хөсәенов, «Чулпан» (режиссеры - Резеда Гарипова).
Сезон дәвамында театрыбыз башкалабыз Казаннан читтә яшәүче тамашачыларыбызны да спектакльләре белән сөендерде. Татарстан район- авылларында гына түгел, берничә тапкыр Мәскәү каласында, Чувашия Республикасында үзенең иҗаты белән милләттәшләребезне куандырды.
81 нче театраль сезон вакыйгаларга бай булып, республикабызның театраль тормышында якты эз калдырырлык, тамашачылар йөрәгенә урын алырлык спектакльләре белән мәдәни елъязмага керәчәк, дип саный Р.Тимербаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 августа 2026 - 10:44
ЧАЛЛЫНЫҢ 400 ЕЛЛЫГЫНДА САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВ ҺӘМ СЕРГЕЙ ЛАЗАРЕВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
10 августа 2026 - 10:42
КАЗАН 2028 ЕЛДА СУ СПОРТ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА ЕВРОПА ЧЕМПИОНАТЫН КАБУЛ ИТӘРГӘ МӨМКИН
-
7 августа 2026 - 13:00
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА БДИНЫ ДӘҮЛӘТ ИМТИХАННАРЫНА АЛЫШТЫРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
7 августа 2026 - 12:57
«ҮЗ ТЕЛЕМ» НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев