ГАЛИ ИЛЬЯСОВНЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ ТУЛДЫ
Быел Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Гали Ильясовның тууына 80 ел тулды. Мәшһүр җырчы озак еллар Татар дәүләт филармониясендә эшләгән, гастрольләр белән элекке Советлар Союзының барлык шәһәрләрендә диярлек концертлар биргән, Монголия, Чехословакия, Венгрия, Германиядә, Африка илләрендә чыгыш ясаган. Гали ага Ильясов иҗатының зур өлешен композиторлык тәшкил итә. Ул безнең көннәрдә классик музыкаль әсәрләр дәрәҗәсендә кабул ителүче бихисап җырлар язып калдырган.
4 декабрьдә 11 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясендә «Синең өчен» дип аталган, Гали Ильясовны искә алу концерты була. Филармониянең музыкаль - әдәби лекторие (сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев) әзерләгән программада Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның атказанган артистлары Владимир Васильев, Ригина Валиева, Роман Чуйнов, халыкара конкурслар лауреатлары Ильяс Камал, Гөлнара Байназарова, Айтуган Вәлмөхәммәтов, Әлфия Мансурова, Оксана Шәйдуллина башкаруында җырчының репертуарында булган һәм ул үзе язган әсәрләр яңгырый. Гали Ильясов турындагы истәлекләр белән, кичәгә әзерләнү дәверендә җырчы иҗатын тирәнтен өйрәнгән музыка белгече Алсу Мөлекова уртаклашачак.
Концерт Татар филармониясенең «Бөек исемнәр» абонементы кысаларында уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев