ӘНВӘР ХӘЙРИ УКУЛАРЫ УЗАЧАК
3-4-нче декабрь аралыгында «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә (Алексеевск районы, Биләр каласы) тарихта беренче тапкыр кадерле остазыбыз Әнвәр абый Хәйри укулары үтәчәк.
Әнвәр Хәйри безнең өчен – меңләгән Сәләтле балалар һәм яшьләр үсешенә әйтеп-бетергесез өлешен кертте, алар өчен мөгаллим дә, остаз да, якын дус та була белде.
Берничә дистә еллар дәвамында Әнвәр ага Сәләтлеләргә Биләр каласының файдалы казылмалары турында дәресләр укытты. Баксаң, бу дәресләр Багдад посоллыгы секретаре Ибн Фадланның язмаларыннан татарчага тәрҗемәләренә нигезләнгән икән. Әнвәр Хәйри балаларда Биләргә, аның тарихына, тарихи һәйкәлләрен карата мәхәббәт тәрбияләде.
Әнвәр Хәйри укуларында аның гаиләсе, Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир; Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков; тарихчы, ТР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин; тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясе академигы, галим, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров; археолог, тарих фәннәре докторы Айрат Ситдыйков; Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, фәлсәфә фәннәре докторы Фәрит Солтанов; «Идел» журналы баш мөхәррире Радик Сабиров та катнашачак.
Әнвәр Хәйринең туып-үскән Аксубай районы үсешенә керткән өлеше хакында «Сәләт-Аксубай» клубы активистлары сөйлиячәк.
Чара төрле мәдәни һәм күңел ачу чараларына бай булыр дип көтелә: биредә күргәзмә оештырылачак, «Сөләйман дөньясы» дип аталган шигъри-әдәби кичә дә узачак.
Әнвәр Хәйри укуларының рәсми ачылышы 3-нче декабрь көнне 11:00, ә «Сөләйман дөньясы» кичәсе шул ук көнне кичке 19:00дә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев