600 “АТ”ЛЫ МАШИНАЛАР ЯРЫШЫ
Күз алдыңа китер: 600 ат барысы бер “зат”ка әйләнә һәм йөгерә башлый... Нинди көч булыр иде бу! Нинди тизлек! 600 ат тизлеген үзендә берләштергән “зат”лар бу дөньяда чыннан да бар. Бу – ралли-кросста катнашучы машиналар. “Ат”лары күп булганга аларга сәгатенә 100 километр тизлек җыю өчен 1,9 секунд вакыт җитә. Шуңа күрә ралли-кросс дөньядагы иң тиз ярыш булып санала да.
Шундый ярышларның берсен үз күзләрең белән күрә аласың тиздән. Татарстанда 21нче тапкыр «Татарстан Президенты Кубогы» узачак! Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе дә катнаша.
Казан бу көннәрдә Россия төбәкләреннән, Белоруссия, Латвиядән 50дән артык “гонщик”ны көтә. Алар арасында 3 мәртәбә Европа Чемпионы Тимур Тимерҗанов, Европа ярышларында катнашучы һәм җиңүче Тимур Шиһабетдинов, автокросс буенча Европа Чемпионы Угис Траубергс та бар. Биектаудагы ярыш кырыс булачак дигән сүз бу.
Армый-талмый Татарстан дигән машинаны йөртүче – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны башка рольдә күрергә теләүчеләр, «Суперавто» дивизионын күзәтегез! Халыкара класска ия Атказанган спорт мастеры Рөстәм Миңнеханов шул дивизионда чыгыш ясаячак.
Оештыручылар җанатарларга сюрпризлар вәгъдә итә. Иң яхшы пилотлардан автограф-сессия планлаштырыла, мәсәлән. Эне-сеңелләреңне дә үзең белән алып бара аласың – кечкенәләр өчен бүләкләр уйнатылачак.
Кайчан: 27-28 август, 8 сәгать 30 минутта
Кайда: «Биектау» автодромы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев