Афиша
11 июньдә IX Республика театраль Сабантуе узачак!
Кайда: Буа шәһәре
Кайчан: 2015 елның 11 июне, башлана 13.00 сәгатьтә.
Сабантуй- татар халкының элек-электән сагынып көтеп алган, гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре белән дә кадерле булган хезмәт бәйрәме. Ул- җир, авыл халкы өчен генә түгел, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең дә көтеп ала торган бәйрәме. Театраль Сабантуй 2005 елда уздырыла башлаган иде. Быел ул тугызынчы мәртәбә оештырыла. Сәнгать әһелләре татарча милли көрәш, аркан тарту, чүлмәк вату, капчык киеп, кашыкка йомырка куеп йөгерү кебек Сабантуй бизәкләре булган уеннарда катнашачаклар.
Бәйрәмне оештыручылар:
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы;
- Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры;
- Буа шәһәре администрациясе
- Буа дәүләт драма театры
Бәйрәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте булышлыгы белән уза.
Әлеге Сабантуй Бөек Җиңүнең 70нче җәен каршылаганда уздырылуы үтә дә җаваплы һәм күркәм. Әгәр дә ул дәһшәтле елларда әби- бабаларыбыз үз- үзләрен, гомерләрен аямыйча Җиңү яулап алмаган булмаган булсалар, әлеге матур бәйрәмнәрне уздыру мөмкин дә булмас иде.
Әлеге чараны яктырту һәм анда катнашу өчен массакүләм мәгълүмат чараларын шушы бәйрәмгә чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 марта 2026 - 07:15
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНДА ИХТЫЯҖ БУЛГАН ҺӨНӘРЛӘР БУЕНЧА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ АРТТЫРЫЛАЧАК
-
17 марта 2026 - 13:11
«ТАТАР ТЕЛЕ – ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ 23 МАРТКА КАДӘР ОЗЫНАТЫЙЛДЫ
-
17 марта 2026 - 11:58
РОССИЯ МӘКТӘП МУЗЕЙЛАРЫ ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
-
16 марта 2026 - 10:38
«КАДРЛАР РЕЗЕРВЫ» ПРОЕКТЫ: ТАТАРСТАНДА ЯШЬЛӘР ЛИДЕРЛАРЫН ЭЗЛИЛӘР
Нет комментариев