10-11 ДЕКАБРЬ КИТАП ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК
Китап фестивале узачак: китап яратучылар, 10-11 декабрь көннәрендә «Смена» заманча мәдәният үзәгенә җыелабыз! Бирегә өчтән ундүрт яшькәчә булган балалар тупланачак. Программа шактый киң: кышкы китап фестивале кысаларында инглиз теле буенча мастер-класслар, уку һәм хәтердә калдыру осталыгы буенча дәресләр, төрле кызык леция һәм викториналар узачак. Китап дөньясында күңелсез димә, шаккаттыра торган фәнни шоу, каһарман шәхесләр белән очрашу да каралган монда.
Музыкаль визуализация турында нәрсә беләсең, ә гөмбәләрдән кайсысын таныйсың? Заманча светомузыка үзәге «Прометей» сиңа ут, төс һәм музыка бәйләнеше турында бәйнә-бәйнә сөйләр. Ә «СОлНЦе» мәктәбе мөгаллиме Анны Маргулис иң ялганчы гөмбәләрне дә танырга өйрәтер. «Архидети»,командасы исә экспериментлар аланына көтеп кала: кем белә, бәлки син – чып-чын химиктыр? Моннан тыш иң нәниләр өчен «Книжки и фишки» аланы һәм аниматорлар төркеме каралган. Дәресләр бушка, әлбәттә. Бары тик керү өчен билетка гына түләргә кирәк, әгәр җиде яшең тулмаган булса, гомумән, анысы да кирәкми. Китаплар турында да онытмаганнар, махсус китап сатып алу почмаклары да җитәрлек. Кыскасы, кызыклы була. Килми калма, дустым!
Төгәлрәк мәгълүмат өчен шушы адресларга рәхим ит:
Сайт: smenabookfest.ru
Вконтакте: https://vk.com/smenabookfest_w2016
Фейсбук: https://www.facebook.com/events/1682497568729882
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев