Ачыш
УТСЫЗ МӘКТӘПТӘ КЕМ УКЫЙ? /ВИДЕО/
Контроль эштән котылу өчен «Әллә мәктәпне шартлатырга инде», – дип уйлаганың бармы? Бар, әлбәттә. Җавап бирмәсәң дә, мин сине яхшы беләм. Без генә шулай мәктәпне яратмыйбыз, ахрысы, ул. Ник дисәң, кайбер илләрдә балалар мәктәпкә бару өчен төрле авырлыкларны җиңәләр, урман, елга аркылы чыгалар. Кайбер шәһәрләрдә хәтта ут булмаган килеш тә укыйлар мәктәптә. Чын әйтәм.
Пуэрто-Рикодагы бер мәктәптә 112 көн дәвамында ут булмаган, ләкин укытучылар үз эшләрен дәвам иткәннәр. Моннан 4 ай элек булган «Мария» ураганы 3,5 млн кеше яши торган утрауга бик зур зыян сала. Пуэрто-Риконы каплап алган бу гарасат соңгы 80 ел эчендә иң көчле һәм иң куркыныч табигать казасы санала. Утрауга килгән зыян якынча 90 миллиард доллар белән исәпләнә.
Мәктәпкә ут бирелгән көн укытучылар өчен дә, укучылар өчен зур бәйрәмгә әйләнә. Балаларның беренче реакциясен, шатлыктан сикереп йөрүләрен мәктәп хезмәткәрләре видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштыралар. Пуэрто-Риколыларның шатлыгын уртаклашырга теләсәң, син дә видеоны кара.
Чаткы Ялкынлы
Пуэрто-Рикодагы бер мәктәптә 112 көн дәвамында ут булмаган, ләкин укытучылар үз эшләрен дәвам иткәннәр. Моннан 4 ай элек булган «Мария» ураганы 3,5 млн кеше яши торган утрауга бик зур зыян сала. Пуэрто-Риконы каплап алган бу гарасат соңгы 80 ел эчендә иң көчле һәм иң куркыныч табигать казасы санала. Утрауга килгән зыян якынча 90 миллиард доллар белән исәпләнә.Мәктәпкә ут бирелгән көн укытучылар өчен дә, укучылар өчен зур бәйрәмгә әйләнә. Балаларның беренче реакциясен, шатлыктан сикереп йөрүләрен мәктәп хезмәткәрләре видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштыралар. Пуэрто-Риколыларның шатлыгын уртаклашырга теләсәң, син дә видеоны кара.
Чаткы Ялкынлы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 сентября 2026 - 14:04
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ҺӘМ КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА ЧЕМПИОНАТТА ОСТАЛЫКЛАРЫН КҮРСӘТӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 11:38
ПЕДАГОГИК ВУЗЛАРГА КЕРҮЧЕЛӘР ӨЧЕН ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
22 сентября 2026 - 15:52
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЧӘРШӘМБЕ КӨНЕН «ЯРТЫ ЯЛ КӨНЕ» ИТӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
22 сентября 2026 - 15:01
№189 ГИМНАЗИЯДӘ «АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ» СОВЕТЫ СОСТАВЫНА САЙЛАУЛАР УЗДЫ
Нет комментариев