Логотип Идель
Ачыш

"Укытучы өчен иң зур бүләк – укучыларының рәхмәте"

Кешеләрнең яшәү сыйфаты мәгариф системасының һәм, аерым алганда, белем оешмаларының торышына турыдан-туры бәйле. Укытучы...  Нинди генә образ булып яшәми ул безнең күңелләрдә. Үз фәненә ихлас гашыйк химик, кешелекле, белемле, ярдәмчел, бөтен мәктәпне күз уңында тотучы җитди, эшлекле, кырыс, таләпчән дә. Безнең бүгенге геройларыбыз: аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче Актанышның икенче урта гомуми белем бирү мәктәбендә химия фәнен укытучысы Вахитов Илшат Рәфит улы һәм Бакиров Рүзил Флорид улы – математика фәне укытучысы. Алар яшүсмерләрне үз артыннан ияртердәй күп белүче, кызыклы «дус егетләр»дер ул, бәлки.  Яисә, укучыларның үз сүзләре белән әйтсәк, «абый»дыр...

[caption id="attachment_33628" align="alignleft" width="150"] Вахитов Илшат Рәфит улы – химия фәне укытучысы, югары белемле КДУтын 2002нче елны тәмамлаган, педагогик стажы 13 ел.[/caption]

Мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 8-10нчы сыйныф укучылары арасында, “Иң-иң шәп укытучы абый” дигән анкета тутыру оештырдык. Балалар бик канәгәтьләнеп сорауларга  җавапларны язды.  Рейтинг буенча Илшат Рәфит улы беренчелектә. Анкетадагы аңа нинди сыйфатлар хас дигән сорауга: ул төгәл, белемле, сабыр, аңлаучан, намуслы, ул “озын”, чибәр кеше, көләч йөзле, шаян, киң күңелле диеп язучылар бик күп булды.

Остазларыннан алган белемнәре, районда гына түгел, республика, бөтенрәсәй күләмендә уздырылган ярыш-бәйгеләрдә, җиңү яуларга  укучыларына ярдәм итә. Фидакарь мөгаллим Илшат Рәфит улының, үзенә генә хас эш приоритетлары, үз кыйбласы бар. Аның офыгы киң, фикере тирән, карашы заманча.

Ә икенче урында, анкета нәтиҗәләре буенча, математика фәне укытучысы Бакиров Рүзил Флорид улы булды. Балалар үзләренең уй-теләкләрен болай дип җиткерде: дәрестә теманы аңлаешлы итеп сөйли, “безнең хәлгә керә белә”, “суперский укытучы”, акыллы, тыйнак дип бәя бирделәр. Ул безнең креатив фикер йөртүче буларак билгеле. Күп төрле методик эшкәртмәләр авторы да, бөтенрәсәй һәм республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда, эксмерименталь чараларда җиңүче.

...Укытучыны мәктәпкә шушы игелекле теләк – дөньяны яхшы якка үзгәртәсе килү китерәдер дә ул, бәлки. Яшь буынны акыллы, белемле, кызыклы итеп күрәсе, язмышларны матуррак итәсе килү дистә еллар буе балалар янында эшләргә көч һәм сабырлык бирәдер.

[caption id="attachment_33629" align="alignright" width="300"] Бакиров Рүзил Флорид улы – математика фәне укытучысы, югары белемле, Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлаган, педагогик стажы 7 ел.[/caption]

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә әз дигәннәре нәкъ безнең укытучыларыбызга туры килә. Илшат Рәфит улы да, Рүзил Флорит улы да, дипломнар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүче, икесе дә, район күләменлә үткәрелгән спорт ярышлары алдынгылары булып торалар. Һәр эшләре белән укучыларга үрнәк! Укучылар белән уртак тел таба белүче, дәресләрен югары дәрәҗәдә кызыклы итеп үткәрүче кешеләр итеп әзерләүче остазларыбыз алар безнең. Алар җитәкче буларак та үз эшләренең осталары. Шуның өчен дә “Иң-иң шәп укытучы абыйлар” нәкъ алар.

Укытучы өчен иң зур бүләк – укучыларының рәхмәте. Таләпчән, кырыс дисәләр дә, бик яраталар, хөрмәт итәләр аларны.  Сезне, Ватанны саклаучылар көне – кыюлык, намус һәм батырлык көне белән котлыйбыз. Укытучыларыбызга, яңадан-яңа иҗади үрләр яуларга, ныклы сәламәтлек, бәхетле тигез гомер, күңел тынычлыгы, хәр эшегездә уңышлар телибез. Якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, дөньяның бар игелекләрен күреп яшәргә язсын.

Альбина Борханова,
Актаныштагы икенче урта мәктәпнең озайтылган көн төркеме тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев