Ачыш
ТЫЛСЫМЛЫ КӨЗ...
Ел фасылларының иң серлесе – көз айлары тәмамлануга санаулы көннәр калып бара.
Шушы көннәрне онытылмас һәм тылсымлы итеп уздыру өчен без сиңа берничә киңәш тәкъдим итәрбез.
1) Күңелең булганчы таганда атын.
2) Төрле җиләк-җимеш, алмадан бәлеш пешер. Җанга якын кешеләрең белән тәмле чәй эчүдән дә рәхәт нәрсә юк бит ул дөньяда.
3) Миләштән муенса яса, аны тагып фотосессия ясау белән беррәттән, миләшне кышын ашарга яки болай гына матурлык өчен берәр җиргә элеп куярга мөмкин.
4) Тартмаларыңны җыештыр, балачак истәлекләреңне барла.
5) Берәр кешегә матур теләкләр язылган тәбрикләмә бүләк ит.
6) Җиләк-җимештән компот кайнытып, дус-ишләреңне, күрше-күләнне сыйла.
7) Бик яхшы берәр китап укы.
8) Урамда барганда таныш түгел кешеләргә елмай.
9) Кечкенә чагыңда яраткан әкиятеңне тагын бер кат укы.
10) Җылы, матур кофта сатып ал яки үзең бәйлә!
11) Гербарий тупла.
12) Башыңдагы уй-фикерләрне кәгазьгә төшер яки телефоныңа теркә.
13) Термоска витаминлы чәй ясап ал да, урман, паркка бар.
14) Күптәннән күрешмәгән дусларыңны күр, туганнарыңның хәлен бел.
15) Телләр өйрән! Күптәннән хыялланып йөреп тә, тотына алмый йөрисең икән, ул вакыт җитте! Субтитрлы кинолар кара, интернетта чит ил кешеләре белән аралаш.
16) Киләчәккә хат яз! Аны бутылкага салып, дусларың белән бергәләп берәр җиргә күмегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев