Логотип Идель
Ачыш

Әтиләр, абыйлар - безнең терәк, алар безгә бик кирәк!

Мин - Алмаз Файзрахманов, Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы. "Ялкын" укучыларын үземнең мәктәбем белән таныштырып узасым килә. Безнең мәктәбебездәге 40 укучының 19ы - малайлар,  21е - кыз балалар. Егетләребезнең булдыклы, тәртипле булып үсүләрендә әтиләрнең, укытучы абыйларның шәхси үрнәге, һичшиксез, зур әһәмияткә ия.

Түбән Аты мәктәбе каршында Әтиләр Советы уңышлы гына эшләп килә. Анда иң актив 5  әти кеше сайлап куелган. Әтиләребез  мәктәп тормышы белән даими кызыксынып, ярдәм итеп торалар. Советның рәисе Гаязов Наил Илдар улы - һәр эштә башлап йөрүче. Наил абый МВДда кинолог булып хезмәт куя. Бик җаваплы эштә эшләсә дә, мәктәпкә ярдәм кулы  сузарга вакытын да, җаен да таба, башка әтиләр белән дә уртак тел табып, аларны туплый белә. "Сабантуй" журналында әтием (Айрат Файзрахманов) турында язган мәкаләм дә басылган иде әле. Барлык әтиләр дә безнең өчен үрнәк, һәрчак аларның ярдәмен тоеп яшибез.

12 кешедән торган укытучылар коллективында да 5 ир-егет укытучыбыз бар. Барысы да тәртипле, кайгыртучан кешеләр, үз эшенә бирелеп эшләүче укытучылар. Алар арасында иң өлкән укытучы - Данис  Мәхмүт улы - безгә әтиебез кебек якын булса, иң яшь абыебыз - Ленар Яхъя улы - безгә якын дустыбыз кебек. Ул безне волейбол, футбол уйнау серләренә төшендерә, туризм түгәрәге  алып бара.

Ленар абый ярдәме белән мәктәптәге балалар бик актив спортсменнар булып  җитешәләр. Күптән түгел безнең мәктәп командасы чаңгы дистанцияләрендә спорт туризмы буенча  район мәктәпләре арасында 1нче урын алды, ә Шәмсиева Алинә яшьтәшләре арасында 3нче урынга лаек булды. (Шәмсиев Ислам, 5нче сыйныф)


Хәмидуллин Данис Мәхмүт улы рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. Данис абыйның белмәгән бернәрсәсе дә юк. Башка фәннәргә караган сорауларга да ул тиз һәм төгәл җавап бирә ала, әйбәтләп аңлатып бирә. Ул 3 дистә ел буе безнең авыл мәктәбендә белем бирә инде. Данис  Мәхмүт улы быел “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе” бәйгесендә  катнашты, анда да алдынгы  урын алды. Аның сыйныфындагы укучылар имтиханнарын гел уңышлы тапшыралар. (Шаһиәхмәтов Диас, 8нче сыйныф)



Үзе - таләпчән, үзе - шаян Рәдис Наил улы да безгә һәрьяклап үрнәк. Яраткан укытучыларыбыз Фәнил абыйны да, Булат абыйны да бик хөрмәт итәбез.

Шакиров Рәдис Наил улы  химия, биология, география фәннәрен укыта. Мин Рәдис абыйны иң-иң  шәп укытучы дип уйлыйм,чөнки бөтен укучылар   химия, биология  фәннәреннән имтихан сайлыйлар һәм уңышлы тапшыралар. Быелгы уку елыннан башлап Рәдис абый мәктәп директоры вазифасында да эшли башлады. (Хәбибрахманов Азат, 8нче сыйныф)


Сафин Булат Фәим улы безгә математикадан белем бирә. Ул бик шаян кеше, читен булганда да күңелне күтәреп җибәрә белә. Аның дәресләрен көтеп алам. (Фәйзиев Фиргать, 7нче сыйныф)


Кашшапов Фәнил Хәлил  улы тарих, җәмгыять белеме предметларын укыта. Быел Фәнил абый белән тырышып әзерләнеп, тарих буенча районкүләм олимпиадада призлы урынга лаек булдым. Фәнил абыйны бик хөрмәт итәм. (Шамсиева  Алинә, 7нче сыйныф)



Арча спорт мәктәбеннән килеп, көрәш түгәрәге алып баручы Таһир абый Лотфуллин турында бик күп сөйләп булыр иде. Нинди яшьтә булуга карамастан (1нче сыйныфмы яки  9нчы сыйныфмы) һәр малай белән уртак тел таба белүче бу абыйны барыбыз да үз итәбез: чын ир-атлар нинди булырга тиешлеген сүздә генә түгел, аның үз мисалында да  ачык күреп була.

Мәктәптә һәр көнне җылы, тыныч булсын дип кайгыртучы Равил, Альберт, Зөлфәт абыйларга да без бик рәхмәтле. Чаңгының каешы ычкынса, куртканың  замогы көйсезләнеп куйса, башка көтелмәгән авырлыклар очрап куйса да, бу абыйлар безгә үз балаларыдай карыйлар, ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер торалар.

Кадерле әтиләребезне, мәктәбебездәге барлык ир-егетләрне якынлашып  килүче  зур бәйрәм белән тәбрик итәм. Аларга нык сәламәтлек, гаиләләрендә дә, мәктәптә дә хөрмәткә лаек  кешеләр булып яшәүләрен  телим.


Алмаз Файзрахманов, Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев