Логотип Идель
Ачыш

ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ МУЗЫКАНТ БУЛЫРГА ҖЫЕНГАН?

Кем генә заманча мәктәптә укырга хыялланмый икән? Дәресләрдән соң барып шөгыльләнә торган мәктәп булса да, яңа мәктәп яңа инде ул! Исләренә кадәр рәхәт! (Буяу исен яратсаң, бигрәк тә) Хәзер Казанның музыкаль 5нче музыкаль мәктәбе укучылары да горурлана ала! Җитмәсә, алар белән танышырга Татарстан Президенты шәхсән үзе килгән!



5нче музыкаль мәктәпкә былтыр капиталь ремонт ясалган, һәм ул бөтенләй үзгәргән. Хәзер ул шәһәрнең иң профессиональ музыкаль мәктәп булып тора. Биредә Казанның башка бер генә музыкаль мәктәбендә булмаган бердәнбер орган сыйныфы да бар!



Белем бирү учреждениесе интерьерында да, коймада да, керү ишегендә дә музыкаль тема – бөтен җирдә ноталар! Хәзерге вакытта биредә 512 бала музыка серенә төшенә. Монда җырларга да, фортепиано, орган, барабанда да уйнарга өйрәнеп була икән хәтта!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов орган сыйныфында булып өлгерде. Хәзер монда 15 укучы органда уйнарга өйрәнә. Кунаклар шулай ук музыкаль әдәбият, хореография дәресен дә карады. Эскурсия ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин диварда ясалган нота станогында автографларын калдырды.


Белешмә:

5нче музыкаль мәктәпкә 1945 елда нигез салына.2014 елдан башлап, әлеге мәктәп – Яшьләр симфоник оркестры репетицияләре өчен мәйданчык. 2009 елда бу мәктәп базасында рок мәктәбе ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев