Логотип Идель
Ачыш

SELET BILER FORUM: АЧЫЛДЫ! /ФОТОРЕПОРТАЖ/

5 июль көнне SELET BILER FORUMның рәсми ачылу тантанасы үтте.

«Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов беренче булып аландагы кунакларны һәм катнашучыларны сәламләде: «Без янәдән үзебезнең Биләребезгә кайттык. Ә Биләр «Сәләт» ле булды. Биредә кабаттан сезне күрүемә чиксез шатмын! Хуш килдегез! Дуслашыгыз, ял итегез, белем туплагыз!».

«Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов шулай ук сәлкешләрне һәм кунакларны сәламләде. «Моннан 22 ел элек Биләр җирлегендә беренче җыенны уздырдык. Ул вакытта 120ләп кеше җыелган идек. Алексеевск районы җитәкчелеге безгә ул вакытта зур ярдәм күрсәтте. Һәм алар бүген дә безнең белән. Быелгы форумны да бергәләп оештырдык. Монда безне укытучылар, мөхтәрәм кунаклар белән очрашулар, танышулар, яңа белем алу көтә. Хәерле сәгатьтә!» – дип сөйләде Әдип Әлмир. Ул шулай ук иганәчеләргә, Сәләт проектларын оештыруда ярдәм күрсәтүчеләргә үз рәхмәтен белдерде.

Киңәш-теләкләр яңгыраганнан, әләмнәр күтәрелгәннән соң, уку-укыту программасы башланып китте. Форум 9 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары













































































Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев