Ачыш
Иртәм 5:30да башланды. Нишләп шулай иртә тордың, дип сорасагыз, чемоданымны җыясы бар иде...
Бүген без аланыбыз белән Биләргә юл тотабыз. Анда безне 5 мавыктыргыч көн көтә!
Туклыклы иртәнге аштан соң, без әкрен генә юлга кузгалдык. Җырлый-җырлый, көлә-көлә Изге Биләр җиренә дә килеп җиттек!
Сәлам, беренче форум! Күптәннән көтелгән "сары җәй" нәкъ менә синнән башлана!

Көләч йөзе белән кояш елмая, шаян җил чәчләр белән уйный... Изге җир безне нәкъ менә шулай итеп каршылады!
Палаткаларга урнашып беткәч, тәмле төшке аш ашаганнан соң, без презентацияне кабатларга киттек. Бүген бик җитди көн – аланнарыбызны тәкъдим итәбез.
Тәмле кичке аштан соң безне кичке чарага дәштеләр. Рәхәтләнеп, тавышларыбызны жәлләмичә, сөрәннәр кычкырдык, сменаның беренче көненнән үк әзерләгән презентацияләребезне күрсәттек. Һәрбер алан креатив һәм үзәнчелекле булуларын күрсәтте. Кичке чарадан соң бер генә нәтиҗә ясап була: Сәләт – ул сәләтле балаларның галәме!

Кичке чарадан соң, сәлкешләр өчен шәп дискәтүк үткәрелде! Вәт кыздырдык Биләрдә! Рәхәтләнеп биедек тә, көлдек тә, яңа дуслар да таптык!
Менә инде беренче көн дә тәмам. Ышанып калам: иң кызыгы алда!
Сау бул, көндәлегем! Тыныч йокы, Биләр! Иртәгә күрешербез!?♥️

СӘЛКЕШ КӨНДӘЛЕГЕ: СӘЛАМ, БИЛӘР!
21 июнь, 2018
Сәлам, Биләр!

Айназ Сөләйманова
#СӘЛКЕШКӨНДӘЛЕГЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев